Казандагы узачак Fashion iftar хатын-кызларга карата көч куллану темасына багышланачак, әмма аны оештыручылар моны исламга, мөслимәләрнең изелеп яшәвенә бәйләргә кирәкми дип кисәтә. Шулай да Азатлык татар-башкорт хатын-кызлары ни өчен бу темага сөйләшмәве, моны яшәрергә тырышуы турында сорады.
Мөслимәләрнең бу җыеннары үз көче белән оешып, зур хәрәкәткә әверелүеннән дә шүрләү дә бар
Бүген Казанда кояш батуга кызлар һәм ханымнар Татарстанның башкаласында гына уза торган авыз ачу мәҗлесенә җыелачак. Fashion iftar Казанда һәр елны Рамазан аенда уза һәм хатын-кызлар бу мәҗлескә эләгү турында хыяллана. Ул зур бинада узса да, барысын да сыйдырып булмый һәм ул махсус чакырулар нигезендә ясала. Туй үпкәсез булмаган кебек, монда да кем эләгә, кем юк. Барысы да оештыручылар кулында. Ә аның оештыручы – стилист, мөслимә Җәннәт Минһаҗева. Ул беренче булып ифтар ашына бары тик хатын-кызларны җыеп, мөслимәләр өчен мода күргәзмәсен оештырды. Fashion iftar берьюлы мөслимәләрне заманча киенергә өндәү, өйрәтү мәҗлесе дә, мөслимәләр өчен күлмәкләр җитештерүчеләр өчен үз тауарларын күрсәтү мәйданы да, халыкны яңа әсәрләре белән таныштыру да, стилистларны мөслимәләр өчен эшләргә дәртләндерү чарасы буларак та эшләде.
Ел саен бу авыз ачуга эләгергә теләүчеләр арткан саен, бу мәҗлескә карата хейт, тәнкыйть тә арта барды. Аерым руханилар авыз ачуны мода күрсәтүгә калдыруны ошатмады, бу ислам түгел дип тәнкыйтьләнде. Мода күрсәтү урынына Коръән укырга кирәк, Рамазан аен шоуга әйләндерү урынсыз дигән сүзләр күп яңгырый. Икенче яктан мөслимәләрнең бу җыеннары үз көче белән оешып, зур хәрәкәткә әверелүеннән дә шүрләү бар. Fashion Iftar-ны оештыручыларның республиканың бернинди дә рәсми дини оешмага мөнәсәбәте юк, дәүләт оешмалары белән дә эш итмиләр, иганәчеләрне үзләре таба, меңләгән халыкны бер урынга җыя ала.
Эт өрә, кәрван йөри дигәндәй, Fashion Iftar-ны никадәр тәнкыйтьләсәләр дә ул узмый калмый. Быел үзенчәлекле авыз ачу мәҗлесенең аерым дресс-коды бар, ифтарга килүче кунаклар актан киенергә тиеш. Моның хикмәте шунда – быелгы Fashion Iftar хатын-кызларга көч куллану темасына багышланачак, ә ак төс - ул көрәш төсе. Оештыручылар бу теманы сайлап хатын-кыз хокуклары һәм көчләүгә ничек дучар булмаска, ничек үзеңне якларга, ничек котылырга дигән сорауларны күтәрә.
Азатлык бу уңайдан Fashion Iftar-ны оештыручы, мөслимә стилист Җәннәт Минһаҗевага берничә сорау бирде. Мөслимәләр, татарлар арасында никадәр көч куллану темасы мөһим, мөслимәләр бу темага сөйләшергә никадәр ачык булуы хакында сораштык.
— Җәннәт, ни өчен бу тема сайланды? Ул авыр, катлаулы мәсьәлә, Русиядә, шул ук Татарстанда да ул мәсьәләгә салкын караш, артык күтәрмиләр аны, сөйләшергә тырышмыйлар. Ә модага бәйле ифтар ашына ул гомумән чит кебек. Сез оештырган чара ул матурлык, заманча киенү, үзеңне күрсәтү, җете тормыш турында. Хатын-кызларга көч куллану кебек мәсьәлә шоу, рухи чара белән кисешми кебек.
— Беренчедән, мин ел саен ифтарны оештырганда ниндидер социаль темага игътибарны җәлеп итәргә тырыштым. Хатын-кызларга кагылган, мөһим проблемнар шактый, ләкин кайсысын сайларга дигәндә мин шәхсән ул мәсьәләне хәл итүдә ниндидер өлеш кертә аламмы, проблемны, вазгыятьне үзгәртә аламмы дигән принциптан чыгып эш итәм. Узган елны, мәсәлән, хатын-кызның күкрәктәге онкология, сәламәтлек темасы булды. Хатын-кызлар бушлай үзләрен тикшертә ала торган үзәкне таптым, сөйләштем. Чирне вакытында ачыклау кирәк, диагноз никадәр иртәрәк куела, шулкадәр дәвалау да җиңелрәк, отышлырак. Хатыннарның күп өлеше хастаханәгә барырга курка, яки тикшертүне суза, бармый. Без никадәр хатын-кызга үз сәламәтлеген кадерләргә, үзен карарга кирәклеген дә аңлаттык. Бу да мөһим.
Кыйналудан, урамда калудан курыккан хатын-кыз дәшмәү хәерлерәк дип санап түзеп яши
Быелгы хатын-кызларга кулланган көч темасына килгәндә, никадәр аны яшерсәләр дә, аның турында сөйләргә теләмәсеннәр ул мәсьәлә бар. Киресенчә, кыйналып яшәүче хатын-кызлар саны, ни кызганыч, арта гына. Пандемия чорын уздык һәм статистика шуны күрсәтте: өйдә хатын-кызларга көч куллану очраклары 71 процентка арткан. Әле аның соңгы саны азрак иде. Кешеләрнең ябылып яшәве аркасында куркыныч хәлләр ешайган. Мине бу тетрәтә, борчый. Хатын-кызларның гаиләдә кыйналып яшәве, бернинди дә яклаусыз калулары күңелне тырный. Алар еш кына бу хәлләрне яшерә, ә ярдәм сорасалар, нинди яклау ала? Бернинди дә яклау юк. Полиция иргә бернинди дә җәза куллана алмый. Полиция килә, сабак укыта да шуның белән бетте. Әмма ул ир тагын да явызланырга мөмкин. Кыйналудан, урамда калудан курыккан хатын-кыз ахыр чиктә дәшмәү хәерлерәк дип санап түзеп яши башлый.
Бу теманы сайлауда бернинди дә хәйлә дә, астыртын ишарә дә юк. Мөселманнар җыелган мәҗлестә көч куллану исламга тап төшерә, мөслимәләр кыйналып яши икән дип нәтиҗә дә ясарга кирәк түгел. Бу - бөтен җәмгыятькә кагыла торган проблем. Көч куллану төрле дин, төрле милләт гаиләләрендә бар. Кызганыч, бар. Әмма мин хатын-кызлар үзләренә хаксызлык кылына икән, түзәргә ярамый, ярдәм сорарга кирәклеген аңлатырга тырышам. Кая барыйм, нишлим мин балалар белән дип аптыраган хатын-кызларга ярдәм итәрлек үзәкләр бар. Мәсәлән, Татарстанда "Колыбель" дип исемләнгән социаль үзәк эшли. Хатын-кыз киемсез, кирәк-яраксыз өеннән чыгып китсә дә, аларны кабул итәчәкләр, ярдәм итәчәкләр, монда беренче вакытта көч җыйганчы, уйларны тәртипкә китергәнче яшәп тә була. Психолог белән эшләү дә оештырылган. Аннары инде хатын-кыз үзе кая барасын, нишләячәген белеп чыгып китә. Кемдер менә шундый үзәкләр барлыгын да белмичә яши.
Минем максат - кешеләргә аңлату, булган мәгълүматны җиткерү, андый хатын-кызлар бар икән, аларга мөмкин кадәр игътибарлы булырга, ярдәм итәргә өндәү. Кемдер менә мондый "Колыбель" кебек үзәкләргә ярдәм итәргә алыныр дигән ихтимал да бар. Аларга да, мәсәлән, ярдәм кирәк. Балалар киемнәренә, кирәк-яракларына, памперс кебек әйберләргә һәрвакыт кытлык. Ифтар ул ашау-эчү яки мода күрсәтү генә түгел, безнең максат киңрәк. Авыз ачуга төрле кешеләр килә, кемдер ярдәмгә мохтаҗ, кемдер ул ярдәмне күрсәтерлек хәлдә.
— Сез бу проблем гомум җәмгыятькә кагыла дидегез, ә мөселманнар арасында хатын-кызларга көч куллану юкмы яки азракмы? Яки бу хакта сөйләшү гадәте юкмы? Татар, башкорт мөслимәләрен алсак, Кавказдагы хатыннар белән чагыштырганда хәлләр ничегрәк?
—Моны дин кысаларына кертәсем килми, көч куллану проблемының ни дини, ни милли төсмере юк. Мин гомум хәлләрне сөйлим. Һәм көч куллану да төрле. Физик яктан да көчләү дә, психологик яктан хатын-кызларны иза чиктерү дә бар. Психологик яктан көчләүне ачыклау да авыр, дәлилләү дә. Кемдер гомер буена абьюзер белән яшәгәнен белмәскә дә мөмкин.
Татарстан белән Башкортстанны аерым тикшермәдем. Белмим. Кавказдагы хатыннармы, әллә бездәге хатыннар изелеп, кыйналып яшиме - аерым тикшеренүләр күрмәдем. Мин гомум саннарны гына беләм. Шул җитәдер дә. Ул санга барысы да керә.
— Шулай да, сезнеңчә, ни өчен хатын-кызлар аларга көч куллануы турында сөйләми яки аз сөйли?
— Кемдер ярдәм итә алганын хатыннар белмәскә дә мөмкин. Бусы бер. Икенчедән, кыйнаган кешенең җинаятен фаш итсәм, ул үч алачак дип уйлыйлар. Өченчедән, өйдәге гауга кемгә кызык, аны сөйләү оят, матур түгел дип уйлыйлар. Аннары хатын-кызлар кемгә мөрәҗәгать итә алуын белми. Кеше кыйналганда баласын эләктерә дә яланаяк чыгып йөгерә. Каян алыйм мин киемнәр дип уйлый да кире кыйнаган җиргә кайтып керә ала. Хатын-кызлар югалып кала.
— Хатын-кызларга оят дип әйттегез. Татар-башкорт мөслимәләрен аерып алсак, безнең мәдәнияттә ире кыйнаса да, психологик басым ясаса да, хатын сабыр итәргә, түзәргә тиеш дигән караш бар. Һәм бу күп очракта исламга бәйле. Безнең халыкка язмышка буйсынырга кирәк, нинди ир булса да, ул ир, аңа хөрмәт белән карарга кирәк, кияүгә чыккан җирдә таш булып ят, никадәр кыен булса да, кешегә сөйләмә, авыз тулы кан булса да, кеше алдында төкермә дигән мәкальләр белән тәрбияләү хас. Бу хакта ни диярсез?
Исламда хатын-кыз югары дәрәҗәгә куела
— Ислам белән халык гореф-гадәтләрен бутамау мөһим. Икесе ике төрле төшенчә. Ислам көчләүгә каршы, ул мәрхәмәтлек дине. Ислам игелекле булырга өйрәтә, башкаларга да изгелек кылырга өнди. Исламда кешеләргә, шул исәптән хатын-кызга хаксызлык кылу - гөнаһ. Исламда хатын-кыз югары дәрәҗәгә куела. Ихтирам күрсәтелергә тиешле затлар ул. Исламда һәрвакыт беренче урында ана, аннары гына ата. Хатын-кызның хокуклары ирләрнекенә караганда күбрәк. Кешеләр аны белми генә. Үзләренчә кабул итә.
Татар җәмгыяте күбрәк патриахаль "домострой"ны хәтерләтә. Әмма мин берни өздереп әйтә дә, диагноз да куя алмыйм. Мин динне җентекле өйрәндем, әмма татар халкының гореф-гадәтләрен яхшы беләм дип әйтә алмыйм. Өйрәнә генә башладым.
— Бу көч куллану темасын Татарстанның рәсми дини, иҗтимагый оешмалар артык күтәрми. Шул ук диния нәзарате яки "Ак калфак" оешмасы... Ни өчен дип уйлыйсыз? Кыйналып, җәбер-золымны тоеп яшәүче мөслимәләр бар, дини оешмалардан ярдәм сорау аларга күпкә җиңелрәк булыр иде. Сез, мәсәлән, мондый авыр хәлдә калган, аннары ярдәм сорап имам яки казыйга мөрәҗәгать иткән хатын-кызларны беләсезме, ир руханилар аларга ярдәм итәме, алар яклы карарлар чыгаруын беләсезме?
— Берничә хәзрәтне беләм, ярдәм итәләр. Исламга нигезләнеп карарлар чыгарганын беләм. Әмма мөслимәләрнең хокукларын яклаучылар бармы, кем алар дигән сорауга бердәнбер мәрхүмә Әлмирә апа Әдияутуллина искә төшә. Яулыктан паспортка фоторәсемгә төшү хокукын ул һәм тагын берничә мөслимә яулап алды.
Никтер ирләр хатын-кызга көч куллану темасына кабынып, кызып китә
Башкалар ни өчен бу теманы күтәрми - белмим. Әмма без бу мәсьәләне күтәргәч, берничә ислам блогеры көлемсерәп кабул итте. Кемдер алайса ирләргә аерым ифтар оештырып, безгә кулланылган көч турында сөйләшергә кирәк дип уен-көлкегә чыгардылар. Ясагыз! Дөрес һәм кирәк дип саныйсыз икән, күтәрегез ул теманы, сөйләгез. Никтер ирләр хатын-кызга көч куллану темасына кабынып, кызып китә. Мин кешеләргә ярдәм итәсем килә, бу - ихлас теләк. Бәлки, кемнеңдер ачуын китерәмдер, нишләтә ала алар мине? Ярар, читкә этәрсеннәр ди, әмма минем намусым чиста, мин кимендә нидер эшләргә тырышып карадым булып чыга. Дәшмәү, бу тема турында сөйләшмәү хәерлерәк дип саныйлар икән ирләр, бу аларның карашы, ә мин башкача уйлыйм, фикерем үзгә.
— Көч куллану өчен Русиядә бернинди дә җәза юк. Бернинди дә канун да юк. Канунны барлыкка китерү өчен җәмәгать эшлеклеләре дә, аерым сәясәтчеләр дә тырышты, әмма нәтиҗәсез, Русия думасында андый канунны уздыртмадылар. Сез күзәттегезме аны?
— Күзәттем. Күп очракларны укыдым. Тарихлар коточкыч. Хатын-кызлар сират күперен үтеп, полициягә мөрәҗәгать итә, әмма аларга дәлилләр юк, яки хәтта үлем факты юк дип кире борып җибәрәләр. Бер-бер хәл булса, мөрәҗәгать итегез диләр. Әмма бер-бер хәл булса, соң инде ул. Ничәмә ничә шундый очрак булды: ирләр үч алып балалары алдында кыйныйлар, кемнедер үтерәләр. Бу коточкыч, башка сыймаслык хәл. Хатын-кыз кияүдәме ул, юкмы - имин тормышта яшәргә тиеш. Нидер була калса, ул ярдәм итәчәкләрен белеп яшәргә хокуклы. Кыйный икән кеше, ул адәм җәза алырга тиеш. Хатын-кызлар ирләр белән чагыштырганда көчсезрәк, аларга авыррак, алар якланмаган. Шуңа Русиядә көч кулланган кешеләргә җәза булмау - начар күренеш. Бу җинаятькә юл ача.
— Җәннәт, Fashion iftar чарасын һәрвакыт тәнкыйтьлиләр. Бу юлы да без бу хакта язганда көч куллану темасын авыз ачуда күтәрүнең файдасы нидә, аның белән хокук яклау органнары шөгыльләнергә тиеш дигән фикерләр әйтелде.
Хатын-кызлар киенеп йөрүдә үз стилен тапсын дип телим
— Fashion iftar сүзләре янәшә торырга тиеш түгел, болар бер-берсенә капма-каршы төшенчәләр дигән сүзләрне ел саен ишетәбез, ләкин әлегә кадәр берсе дә ни Коръәнгә, ни хәдисләргә таянып, болай эшләргә ярамый дигән дәлилләр китерә алмады. Барысы да нияттән тора. Без модалы чара оештырабыз дип тырышмыйбыз. Безнең өчен мөслимәләрне туплау, аларга бер-берсе белән танышу мөмкинлеген булдыру, дуслаштыру максаты мөһим. Хатын-кызлар киенеп йөрүдә үз стилен тапсын дип телим. Мин 15 яшемдә яулык бәйләдем, ул вакытта ни күлмәкләр, ни итәкләр юк иде. Ә кызлар матур киенергә тиеш. Ул үзен ямьсез дип хис итә икән, аның яулыгын салу уйлары да барлыкка килә ала. Мөслимәләр - исламны пропагандалаучылар. Матур, заманча, үзенчәлекле киенгән мөслимә аша кемдер ислам белән таныша ала, кемдер шундый мөслимәне күреп яулык ябарга теләге туа ала. Шуңа да бу авыз ачу мәҗлесендә без мөселман модасы белән шөгыльләнгән ширкәтләр, аларның коллекцияләре белән таныштырабыз. Кешеләр белсен, күрсен.
Ә өйдә көч куллану темасына килгәндә, без аны хәл итә алмыйбыз, билгеле, әмма без аның хакында башкаларга файдалы мәгълүматны җиткерә алабыз. Юнәлеш бирә алабыз. Без аерым тарихларны сүтеп җыймаячакбыз, кем хаклы, кем юк дип тикшермәячәкбез.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум