Уфада 150ләп ир-егет җитди сәбәпләре булмаса да, чакырылыш комиссияләренә килмәгән. Бу хакта Башкортстан хәрби комиссариатының ватандашларны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге җитәкчесе Сергей Нетунаев белдерде, дип яза "Башинформ".
Сергей Нетунаев Русия президенты Владимир Путинның кораллы көчләрнең санын арттыру турындагы фәрманын искә алган, фәрманга ярашлы контракт нигезендә хезмәт итүчеләрнең дә, язгы чакырылышта гаскәргә алынучыларның да саны артуын искәрткән.
"Язгы чакырылыш өчен хәрбиләр саны узган ел белән чагыштырганда 10 процентка арттырылды. Үзәк хәрби бүлге штабы республикага 5,5 меңнән артык кешене чакыру бурычы йөкләде. Аларның меңнән артыгы – Уфадан", дигән Сергей Нетунаев.
Быел яз Уфаның чакыру комиссияләренә барлыгы 6 меңнән артык егет килергә тиеш. Алар арасында мәктәп укучылары да, көллият, югары уку йорты студентлары да бар диелә.
Хәзергә 843 егет комиссиягә килгән, бу гомуми саннан 13 процентны тәшкил итә. 150 кеше бернинди җитди сәбәпсез повестканы игътибарсыз калдырган, шуларның 25е административ җаваплылыкка тартылган.
Нетунаев сүзләренчә, егетләрне күпләп гаскәргә озату 6 майдан соң башлана. Апрельдә Уфадан хезмәт итү урынына – 80, 15 майдан 6 июньгә кадәр тагын йөзгә якын солдат китәчәк.
- Бүген, 11 апрельдә Русия думасы депутатлары хәрби комиссариатка электрон чакырулар җибәрүне канунлаштыручы төзәтмәләрне караячак. Бу хакта Русия думасының саклану комитеты җитәкчесе Андрей Картаполов белдерде. Соңрак ул 2023 елның язгы чакырылышына электрон повесткалар турындагы канун кагылмаячак, дип төгәллек кертте.
- Дума порталында чыккан төзәтмәләргә күрә, хәрби комиссариатка килмәүчеләргә чикләүләр кертеләчәк. Әйтик аларга чит илгә чыгу тыелачак. Бу – повестка тапшырылган дип саналган көннән алып гамәлдә булачак.
- 1 апрельдән Русиядә язгы чакырылыш башланды. Русия президенты Владимир Путин фәрманына ярашлы, бу юлы 147 мең кеше җыймакчылар. Бер ел элек белән чагыштырганда 12,5 меңгә күбрәк дигән сүз.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум