Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда хәрби комиссариатны яндырмакчы булган мәктәп укучысын ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр


Молотов коктейльләре
Молотов коктейльләре

Былтыр октябрьдә Казанда Совет районы Журналистлар урамындагы хәрби комисcариатка ут төртергә тырышканда 11нче сыйныф укучысы тоткарланган иде. Кыз үз гамәлләрен сугышка һәм Татарстан егетләрен мобилизацияләүгә каршы булуы белән аңлатты.

Казанның Совет районы мәхкәмәсе 11нче сыйныфта укучы кызны хәрби комиссариатны яндырмакчы булуы өчен ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән. Бу хакта мәхкәмәнең матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС җиткерде.

Укучы гаебен танымаган. Тикшерү исәпләүләренә күрә, әгәр ул ниятләрен тормышка ашыра алган булса, 20 миллион сум зыян килә алган булыр иде.

Былтыр октябрьдә Казанда Совет районы Журналистлар урамындагы хәрби комисcариатка ут төртергә тырышканда 11нче сыйныф укучысы тоткарланган иде. Ул хәрби комиссариатка таба ике "Молотов коктейле" ыргыткан, әмма шешәләр тимәгән диелде. Комиссариат дивары янындагы үләнгә генә ут капты. Кыз үз гамәлләрен сугышка һәм Татарстан егетләрен мобилизацияләүгә каршы булуы белән аңлатты.

  • Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия төбәкләреннән даими рәвештә хәрби комиссариатларга, җирле хакимият биналарына ут төртүләре турында хәбәрләр килә.
  • Хәрби комиссариатларга ут төртергә тырышу очраклары Татарстанда, Мордовиядә, Волгоград, Калининград, Красноярски, Хабаровски, Амур, Оренбур, Ленинград һәм Түбән Новгород өлкәләрендә теркәлде. Мордовиянең Рузаевка шәһәрендә хәрби комиссарның машинасын яндырулары хәбәр ителде.
  • Октябрь ахырында КАИның Әлмәттәге филиалында укучы 19 яшьлек студентны хәрби комиссариат җирлегендәге үткәргеч чыбыкны яндырырга омтылганнан соң тоткарлаганнар иде. Студент Әлмәт шәһәренең Фәхретдин урамындагы хәрби комиссариат коймасы аша узып, җирдә яткан үткәргеч чыбыкны яндырмакчы булган. Бу вакытта аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Студентка карата чит милеккә зыян салырга омтылуда гаепләп җинаять эше кузгатылган иде.
  • Элегрәк Русия баш штабында хәрби комиссариатларга ут төртергә тырышу - теракт дип бәяләнәчәк һәм моның өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы биреләчәк, дип белдерделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG