Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда сугыштан качып кайтып киткәннәрнең гаиләләренә чикләүләр кертмәкчеләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хезмәт иткән урынын үзбелдеге белән калдырган хәрбиләрнең әти-әниләре һәм хатыннары шифаханәләргә бушлай юлламалар ала алмаска мөмкин.

Украинадагы сугышта катнашучы Татарстан хәрбиләрнең гаиләләренә шифаханә-курорт дәвалануы узуга чикләүләр кертмәкчеләр. Әгәр хәрби сугыш барган урыннан үзбелдеге белән качып китсә, аның гаилә әгъзаларына (пенсионерларга) шифаханәләргә ташламалы юлламалар бирелмәве бар. Бу карар өлгесен Татарстан хезмәт министрлыгы әзерләгән, дип җиткерә "Татар-информ".

Үзгәрешләрне Татарстан пенсионерларын шифаханә-курорт дәвануы белән тәэмин итү тәртибенә кертергә телиләр.

"Хәрби бүлекчә җитәкчесе "махсус хәрби операция"дә катнашучының хезмәт итүдән качу өчен хәрби бүлекчәне үзбелдеге белән калдырып китүе турында җиткерсә, аның гаилә әгъзаларына (хатыннарына һәм әти-әниләренә) шифаханә-курорт дәвалануы узуга юлламаларны беренче чиратта бирмәячәкләр", диелә канун өлгесендә. Документ коррупциягә каршы экспертиза сайтында чыккан.

Хәзерге вакытта кайбер шартлар үтәлгәндә, Татарстан пенсионерларына республика бюджеты хисабыннан шифаханәләргә бушлай юлламалар бирелә. Аерым алганда, айлык уртача керем пенсионерларның 4 яшәү минимумыннан артмаска тиеш дигән шарт куела.

  • Былтыр 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
  • Март ахырына булган мәгълүматка күрә, Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле, Русия гарнизон мәхкәмәләре үзбелдекләнеп хәрби бүлекчәне калдыру, дезертирлык һәм бирелгән фәрманнарны үтәмәү турындагы 247 эштә хөкем карарлары чыгарган. Ул вакытка гарнизон мәхкәмәләренә мондый маддәләр нигезендә 536 эш кергән булган.
  • Аеруча хәрби бүлекчәне калдырып китү турында гаепләүләр күп диелә, шундый эшләр саны – 471.
  • Хәрбиләргә каршы җинаять эшләре 2022 елның җәеннән шактый ачыла башлады, әмма аларның күбесен былтыр сентябрьдә Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң һәм Җинаять кодексына "мобилизация", "хәрби хәрәкәтләр чоры" дигән төшенчәләр кертелгәч ачканнар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG