Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт активисты Руслан Габбасовка карата "террорчылыкка чакыру" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган


Руслан Габбасов
Руслан Габбасов

Моңа YouTube'тагы видеотрансляция сәбәп булып торган.  

Бу көннәрдә "DailyStrorm" Русия интернет басмасы "хокук саклау органнарындагы чыганакка" сылтанып Башкорт милли хәрәкәте сәяси үзәге"нә нигез салучы Руслан Габбасовка Русия Җинаять кодексының 205.2 маддәсе (Террорчылыкка чакыру, террорчылыкны аклау һәм террорчылыкны пропагандалау) нигезендә җинаять эше ачылуын хәбәр итте. Басма белдерүенчә, җинаять эшен кузгатуга "Габбасовның YouTube'та Башкортстан кешеләрен террорчылыкка чакырган видео трансляциясе" сәбәп булган.


"Лингвист бәяләмәсенә күрә, Габбасов видео язмасы Русияне җимерү һәм милли республикаларның бәйсезлеген алу өчен кораллы фетнә чыгару максатыннан канунсыз кораллы оешма булдырырга чакыруны үз эченә ала диелгән" дип яза басма. Анда шулай ук тентүләр вакытында"Габбасовның "Башкорт" оешмасындагы хезмәттәшләрендә" "оешма әгъзаларының таныклыклары, республикадагы протестларны сурәтләгән хатлар һәм Әхмәтзаки Вәлиди китаплары" табылуы турында әйтелә.

Элегрәк Азатлык Русиядә тыелган "Башкорт" оешмасының элекке вәкилләре Фаил Алсынов белән Илнар Галин һәм шулай ук Руслан Габбасовның әнисе һәм бертуган энесе тоткарлануын хәбәр иткән иде.

"ФСБда әни һәм энемне бары минем турында гына сораганнар: еш шалтыратаммы, нәрсә сөйлим? Энемне әле аннары тагын ФСБга чакырганнар. Ул адвокат белән киләчәген әйткәч, башка кыстамаганнар", ди Руслан.

Габбасов быел февральдә Росфинмониторингның террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG