Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы дәүләткә хыянәт өчен гомерлеккә иректән мәхрүм итү турындагы канун өлгесен кабул итте


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хөкем ителгәннәрне аерым тәртипле колонияләргә җибәрү күз уңында тотыла. Икенчедән, гомерлеккә хөкем ителгән кешеләргә шартлыча-вакытыннан алда азат ителү хокукы кимендә 25 ел утырганнан соң гына һәм үзен тәртипле тоткан очракта гына биреләчәк.

Бүген, 18 апрельдә Русия думасы икенче һәм өченче укылышларда дәүләткә хыянәт өчен гомерлеккә иректән мәхрүм итү турындагы канун өлгесен кабул итте.

Думаның иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты башлыгы Василий Пискарев әйтүенчә, хөкем ителгәннәрне аерым тәртипле колонияләргә җибәрү күз уңында тотыла. Икенчедән, гомерлеккә хөкем ителгән кешеләргә шартлыча-вакытыннан алда азат ителү хокукы кимендә 25 ел утырганнан соң гына һәм үзен тәртипле тоткан очракта гына биреләчәк.

Хәзерге вакытта дәүләткә хыянәт турындагы маддә нигезендә 12 елдан 20 елга иректән мәхрүм итү каралган.

Моннан тыш документ башка маддәләрдә дә җәзаны кырыслатуны күз уңында тота. Аерым алганда:

  • Теракт өчен (Җинаять кодексындагы 205 маддәнең 1 өлеше) 20 елга кадәр иректән мәхрүм ителү (хәзер – 15 ел)
  • "Террорчы эшчәнлеккә булышу" (Җинаять кодексының 205.1 маддәсе, 1 өлеше) – 7 елга кадәр (хәзерге вакытта – 5 ел)
  • "Террорчы оешма оештыру һәм анда катнашу" (Җинаять кодексының 205.4 маддәсе) – 10-13 елга иректән мәхрүм итү ( хәзер – 5-10 ел бирелә)
  • Диверсия өчен (Җинаять кодексының 283 маддәсе) – кимендә 20 елга иректән мәхрүм итү карала (хәзерге вакытта – 15 ел)
  • "Халыкара террорчылык гамәле" өчен (Җинаять кодексының 361 маддәсе) 12 елдан башлап гомерлеккә иректән мәхрүм итә алачаклар. Хәзерге вакытта моның өчен 12-20 ел төрмә яки гомерлеккә иректән мәхрүм итү каралган.

Шулай ук Дума "Русия Федерациясе ватандашлыгы турындагы" канунга төзәтмәләрне кабул итте. Аларга ярашлы, "дәүләт иминлегенә куркыныч тудыручы гамәлләр өчен", шул исәптән гаскәрне "кимсеткән", аның турында ялган мәгүлүмат тараткан өчен Русиядә бирелгән ватандашлыктан мәхрүм итәчәкләр.

Моннан тыш, хәзер Русия хакимиятләре дезертирлык, киңкүләм тәртипсезлекләр, митинглар турындагы кануннарны берничә тапкыр бозу, хәрби хезмәттән качу, "ят агентлар" турындагы канунны үтәмәү өчен дә ватандашлыктан мәхрүм итә алачак.

  • 2023 ел башыннан бирле Русиядә Җинаять кодексының 275 маддәсе нигезендә ("Дәүләткә хыянәт") кимендә 20 эш ачылган. Бу – былтыр шул чор белән чагыштырганда биш мәртәбә күбрәк. Бу "Вёрстка" һәм "Агентство" басмалары исәпләүләреннән күренә.
  • Шул ук вакытта белгечләр әгәр дәүләткә хыянәт өчен гомерлеккә иректән мәхрүм итү кануны кабул ителсә, мондый эшләр саны кимендә ун тапкырга артачак дип фаразлый.
  • "Бу җинаятьне ачыклаган теләсә-кайсы ФСБ хезмәткәре үзенә дан, ихтирам һәм хөрмәт казаначак. Узган елдан башлап, без президент Путиннан "сатлыкҗаннарны, шымчыларны һәм диверсантларны" мөмкин кадәр күбрәк ачыкларга дигән сүзләрне даими ишетеп торабыз. Әлбәттә, ФСБ дәүләткә хыянәт турында дистәләгән яңа җинаять эше ачып, бу чакыруга колак салыр", дигән иде адвокат Евгений Смирнов.
  • 17 апрельдә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе дәүләткә хыянәттә, гаскәр турында ялган мәгълүмат таратуда һәм "теләнмәгән" оешма белән хезмәттәшлек итүдә гаепләнгән оппозиционер-сәясәтче Владимир Кара-Мурзаны 25 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG