Быелгы премия – "сәяси хәрәкәт"
Быелгы Туган тел көне бераз үзгә булды: М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрындагы тантана Шигырь бәйрәменә кадәр узды. Биредә Рөстәм Миңнеханов Тукай исемендәге дәүләт премияләре ияләрен игълан итте.
Аңа "Аучы җыры", "Чоңгыл", "Иман капка ачканда", "Себерем – үз җирем" җыентыклары өчен, Себердән шагыйрь Шәфкать Сибгатуллин (Шәүкәт Гаделша), күн мозаикасы техникасында эшләнгән паннолар сериясе өчен рәссам Наилә Кумысникова, архитектура өлкәсендә татар милли мәдәниятен үстерү өчен (Түбән Кама Җәмигъ мәчете һәм шәһәр парклары) архитектор Фирдәвес Ханов лаек булды.
Шагыйрә Флера Гыйззәтуллина һәм шагыйрь Наил Касыймовка Халык шагыйре исеме бирелде. Гадәттә, бу исем Тукай бүләге алган авторларга гына тапшырыла иде, бу да быелгы яңалык булды.
Язучылар даирәсендә быелгы премияне "сәяси хәрәкәт" дип атадылар. Бер миллион сумлык бүләкнең быел Себер шагыйренә бирелүен себертатар телен аерып чыгару мәсьәләсен Мәскәүдән торып кузгатулар, себер татарларының да Татарстаннан бернинди игътибар булмауга үпкәләүләре белән аңлаттылар. Төмән татар җәмгыяте тәкъдим иткән шагыйрьнең премияле булуына язучылар үпкәләми – "шулай кирәк, шулай дөрес", дип сөйләшәләр.
Театрләштерелгән тамаша
Тантанадагы театрләштерелгән тамаша Тукайның (Эмиль Талипов) Уральскидан Казанга кайту күренеше белән башланды. Тамашаның сценариен Резеда Гобәева язган, режиссеры Айдар Җәббаров. Биредәге һәр күренеш, һәр хәрәкәт гаҗәеп тирән, конструктив, әзерлекле һәм уйланган иде. Тукай тормышындагы вакыйгалар, аның "Йолдыз" редакциясенә баруы, дуслары белән очрашуы, мәхәббәт тарихы – бар да концерт номерлары белән җайлы гына үрелгән һәм бер сулышта карала. Татарстан Мәдәният министрлыгы чакырып эшләтергә яраткан Мәскәү сценаристлары мондый зәвыклы, милли тамашаны бернинди акчага да ясап чыгара алмас иде.
Ертыгы булмаса да тишеге – бу чараның бер аңлашылмаган ягы бар: аңа билетлар сатылмый. Гади бер татар абзые әлеге зур тантананы барып күрергә бик теләсә дә эләгә алмаячак, чөнки бирегә бары чакыру билетлары белән генә кереп була. Аны табу өчен Мәдәният министрлыгына яисә Язучылар берлегенә караган оешмада танышыңмы, туганыңмы булу кирәк. Залны тутыру өчен бюджет оешмаларыннан бер кәлимә татарча сүз белмәгән кешеләрне китерүләре дә кызганыч күренеш. Андыйлар да бар иде.
Соңрак аралашкан язучылар арасында да Опера һәм балет театрындагы тантанага чакырусыз калуын әйтеп зарланучылар булды.
Шагыйрь Рәмис Аймәт моны болай дип аңлатты: "Язучыларның WhatsAppта төркеме бар, шунда игълан куелды. Кемгә кирәк, шулар шалтыратып хәбәр итте, аларга чакыру бирелде. Һәр язучыга таратып, аннары залда буш урыннар калдыру да дөрес булмас иде", диде Аймәт. Ул да билетларның бер өлешен сатуга чыгарырга кирәклеге белән килеште.
Шигырь бәйрәме
Быелгы Шигърият бәйрәме көндезге икедә генә башланды. Мәйдан искиткеч "бәйрәмчә" оештырылган иде: Опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле торган тыкрыкны тимер коймалар белән әйләндереп алганнар да, кырыена бер машина ОМОН, ЮХИДИ хезмәткәрләрен китереп бастырганнар. Татар халкы шул ОМОНлы коймалар эченә шигырь тыңларга җыелды.
Җиллерәк, әмма кояшлы, җылы көн туры килде. Шуңа карамастан, халык бик аз килгән. Моңарчы Чаллыдан, Башкортстаннан, Мари иленнән килгән төркемнәр була иде, быел алары да күренмәде. Милли тәрбия өлешен "Разговоры о важном" дәресләре алыштырып бетергәнме, чарага махсус китерелгән мәктәп укучылары, студентлар да юк. КФУның журналистика бүлегендә укучы студентлар булды, әмма алары дистәгә дә тулмады.
Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан әзерләнгән Шигърият бәйрәмен шагыйрь Зиннур Мансуров алып барды. Ул беренче сүзне Мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллинга тапшырды. Ни кызганыч, Татарстан презденты (рәисе), дәүләт киңәшчесе, мәдәният министры, аппарат җитәкчесе, һичьюгы, Туган тел комиссиясе җитәкчесе ише эрерәк түрәләр биредә бөтенләй юк иде. Иң эре түрә дигәне шушы Дамир Нотфуллин булып чыкты.
— Без бәхетле халык, чөнки безнең Тукаебыз һәм аның шигърият дөньясы бар. Бүгенге бәйрәм һәм Тукайның туган көне яшьләр өчен дә, олылар өчен дә, балалар өчен дә якын бәйрәм. Бүген Казаныбызда да, Чаллыда да, Әлмәттә дә, Кырлайда да, Арчада да, район үзәкләребездә дә зур бәйрәм чарлары уза. Без, XX-XXI гасыр балалары өчен Тукай дигәндә – "Туган тел", "Туган тел" дигәндә – Тукай уебызда. Чөнки безнең максатыбыз – телне сакларга, телне баетырга. Андый максат булса, без әдәбиятка, шигъриятебезгә иң зур игътибар бирергә тиешбез. Безнең иң зур горурлыгыбыз — безнең мәдәниятебез, безнең туган телебез һәм безнең хәзинәбез — Тукай, дип сөйләде Нотфуллин.
Аннан соң сүзне Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт шурасы депутаты шагыйрь Ркаил Зәйдулла алды.
— Тукай иҗаты ул татар халкының энциклопедиясе дисәң дә була. Бөек шагыйрьләрнең бер хасияте бар, алар безнең күңелләргә тәэсир итү аша, күрәсең, кеше белән кеше арасын берләштерә торган, халыклар белән халыкларны дуслаштыра торган сәләткә ия. Тукай шушы билгеләмәгә аеруча туры килә. Ул безне берләштерә, ул безне бер фикергә өнди һәм ул фикернең сез нинди икәнен беләсез, - диде Зәйдулла.
Ул быелгы Тукай премиясе лауреатларын игълан итеп, Наилә Кумысникова белән Фирдәвес Хановны халык алдына чакырып чәчәкләр тапшырды. Шәфкать Сибгатуллин авырып торганга, Шигырь бәйрәмендә катнаша алмаган. Зәйдулла Халык шагыйре исеме тапшырылган Флера Гыйззәтуллина белән Наил Касыймовны да искә алды.
Бәйрәм "Татар гармуннары" халык ансамбле башкаруында Заһидулла Яруллинның "Тукай маршы" белән дәвам итте. Аннан, Татарстанның Халык шагыйрьләре, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Рәдиф Гаташ, Газинур Морат, Ләбиб Лерон шигырь укыдылар.
Татарстанның халык артисты, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Илдус Әхмәтҗанов Тукайның "Китап", "Шагыйрь" шигырьләрен укыды.
Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Резидә Галимова Тукай сүзләренә язылган "Кем белер кадереңне?" җырын башкарды.
Быел сәхнәдән милли рухлы нотыклар яңгырамады. Тамашачы арасында Фәүзия Бәйрәмова, Вахит Имамов бар иде, әмма алар чыгыш ясамады. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрдия Сәфәргалиева язган быелгы сценарийда аларга урын табылмаган. Иң көчле чыгышлар да бер шигырьгә сыярга һәм шуның белән төгәлләнергә тиеш, дигән шарт куелган төсле хис калды. Чара, Шигърият бәйрәменнән бигрәк, Тукайны искә алу кичәсен хәтерләтте – укылган шигырьләрнең күбесе йә Тукайның үзенеке, йә аңа багышланган иде. Инде бу бәйрәмгә үз шигырен укырга килеп, Тукай темасыннан бераз читкә тайпылган шагыйрьләрне бүлеп алып, "батырлык" ордены тапшырырлык көнгә дә килеп җитеп киләбез ахры.
Чараның икенче өлешендә Язучылар берлеге әгъзалары чыгыш ясады.
Рәмис Аймәт "Бүрелек" шигырен укып: "Кисмәсен дип кылыч баш иелгән, шәрә койрык каткан туң бозга... Безнең канун хәзер канунсызлык, чыгарбызмы үтеп үткелен..." дип өзгәләнде.
Шагыйрә Нәҗибә Сафина да: "Ташлагыз сез коллык богауларын, себереп түгеп тарих бозауларын... Минем түгел, сезнең дә хыял ул, ирек булмау җанны кыя ул", дип, азатлык турындагы хыялларга бирелеп алган сыман тоелды.
Шагыйрь Хәбир Ибраһим "мәхәббәт турында яшьлегендә язган шигырен" укыды.
Язучылар берлеге әгъзалары Рифат Җамал, Фәүзия Солтан, Башкорстанда яшәп иҗат итүче шагыйрә Халисә Мөдәррисованы тыңладык. Петербурдан килгән Халидә Гыйләҗеваның да башта татарча, аннан русча укылган шигыре Тукайга багышланган иде.
Җырчы Георгий Ибушев башкаруында Тукай сүзләренә язылган "Туган авылым" җырыннан соң, шигырь эстафетасын яшь шагыйрьләр алды. Рүзәл Мөхәммәтшин, Дания Нәгыйм, Булат Ибраһим, Рифат Сәлах, Фәнил Гыйләҗев, Ләйлә Хәбибуллина белән Алинә Хәбибуллиналар үз шигырьләрен укыды. Йоклаган милләтне уятырлык чыгышлар күзәтелмәде.
Илгиз Мөхетдинов башкаруындагы "Зиләйлүк" татар халык җырыннан соң балалар Тукай әсәрләрен сөйләде. Казан театр училищесының татар бүлегеннән өченче курс студентлары Тукай сүзләренә язылган "Театр" җырын башкарды.
Сәгать ярым да дәвам итмәгән чара бәйрәмгә килүчеләр белән бергә "Туган тел" җырын башкару белән төгәлләнде.
"Мин татарча сөйләшәм" чарасы
Кичке дүрттә Камал театры каршындагы мәйданда "Мин татарча сөйләшәм" акциясе башланды. Ул быел 18нче тапкыр уздырылды. Оештырыла башлаган елларында чара Бауман урамында уза иде. Хәзер ул татар тарихына "кайтып килә" – Иске бистәгә төшеп җитә язды. Элек бу чараның коймалары да юк иде, хәзер тимер коймалар эченә тикшереп кертәләр, шунда гына бәйрәм итәсе. Койма периметры буенча тезелгән полиция хезмәткәрләре гына аз, Камал театры янәшәсендә бер машина ОМОН хезмәткәрләре кизү торды. Бер чарада никадәр символ.
Волонтерларга рәхмәт, алар шушы "төрмәле мәйданга" күпмедер дәрәҗәдә милли төсмер, бәйрәм рухы өстәде. Быел Татарстан байраклары таратучы "Азатлык" татар яшьләре берлеге булмады, шуңа мәйданда бары волонтерлар тотып килгән Татарстан әләмнәре генә иде. Зурракларын ябынып йөрделәр, кечерәкләрен болгап биеделәр. "Мин татарча сөйләшәм! Киләчәкне үзгәртәм!" шигарләрен кычкырдылар.
"Мин татарча сөйләшәм" акциясе Gauga рок-төркеме җырларыннан башланды. Яшьләр аларга кушылып җырлады, чинады, кычкырды. Чарага килгән өлкән яшьтәге апалар бераз югалып калган сыман тоелды.
— Ник кычкыра алар? Сез кычкырмыйсыз бит, алар нишләп шулай итә? – диде янымда торган өлкән яшьтәге бер апа. – Мин монда катнаш концерт булыр дип килгән идем. Бу яшьләр өчен генә икән, кайтырга кирәк, – диде ул.
— Бүген Опера һәм балет театры янында Шигырь бәйрәме булды, анда өлкәннәр дә бар иде, - диюемә ул кул селтәде.
— Шигырь — ул концерт түгел, - диде дә, коймадан чыгу капкасына таба китте.
Эльвира Мифтахова, Айрат Хәйруллин, ОММАЖ белән Гадел Ваһапов, qaynar белән Азалия Менибаева, Алия Нур, Анастасия Макарова, Илгиз Шәйхразиев һәм башкаларны да тыңладык.
Алып баручылар Ләйлә Лерон белән Марат Зинһар яшьләрне берләштерергә, биетергә тырышты. Яхшырак биючеләргә стикерлар бүләк итәбез дип тә вәгъдә иттеләр. Башланып берәр сәгать узгач, "Kazan Quest" квест-уенында катнашкан мәктәп укучыларын бүләкләү булды. Беренче урынга Актаныш мәктәбе чыкты, гран-прины Мөслим гимназиясе алды.
Мәктәп укучыларын бүләкләгәч, аларның күбесе кайтып та китте. Мәйдан шактый бушады. Ул арада яңгыр ява башлады, кеше тагын да кимеде.
Быелгы матур яңалык буларак, яшьләр чарасына килеп шигырьләрен укыган язучылар перфомансын атарга була. Сәхнәдән Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Ләбиб Лерон 18 яшендә язган шигырьләрен укыды, ә Рабит Батулла аларның әдәби тәнкыйтьчесе ролендә шагыйрьләргә бәя бирде.
Татар яшьләре форумы җитәкчесе Ленария Мөслим "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында тапшырыла торган "Тяжело с татарским" антипремиясен быел ике оешмага: Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркка һәм кабат Казанның "Иске шәһәр" префектурасына тапшыруларын хәбәр итте.
— Узган ел Казан уртасында шаулап матур IT-парк бинасы ачылды. Эчке яктан бик матур тәрҗемәләр куелды, әмма IT-паркның элмә тактасында татар теленә урын табылмады. Шулай ук, 2021 елда без антипремияне бер оешмага тапшырган идек, әмма алар үз эшчәнлеген төзәтмәде. Бу социаль челтәрләргә дә, элмә такталарга да, хезмәт күрсәтүгә дә кагыла, "Иске шәһәр" префектурасы да янә безнең антирейтингта, диде Мөслим.
Татар телен хөрмәт иткән хосусый оешмаларга тапшырыла торган "Рәхмәт хаты" быел "Яндекс" ширкәтенә бирелде. Бу Татарстан дәүләт телләре турындагы канунны үтәүләре, "Яндекс.Карты" хезмәтен татарча тавышландырулары өчен дип аңлатылды.
Ленария Мөслим "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында уздырылган музыкаль бәйгене дә искә алырга булды һәм "Халык мәхәббәте" номинациясендәге призны Кәрим Газизуллинга тапшырды. Җиңүче дип "Мизаж" төркеме игълан ителде. 1-16 апрельдә узган бу бәйгедә бераз гына тавыш та чыгып алган иде. Оештыручылар Кәримне социаль челтәрләрдә бирелгән тавышларны арттырып күрсәтүдә гаепләде, ә ул моңа ризасызлык белдереп видео яздырды. Үзара бер конфликт килеп чыкты. Ахыр чиктә алар менә шулай "Халык мәхәббәте" номинациясендә бүләк тапшырып, җәй узачак "Печән базары"нда Кәримгә чыгыш ясау мөмкинлеге бирү белән араларны җайлый алганнар.
Быел беренче мәртәбә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында "Татар теле рәисе" сайланды. Блогер "Татар малай" Ринат Галиәхмәтовка шул исем бирелде.
Кичке 7 тулып киткәч, концерт менә-менә тәмамлана дигәндә, гадәттән тыш хәл булды. Рәдиф Кашапов сәхнәгә чыгып Татарстан Конституциясеннән кайбер маддәләрне җырга салып укып бетергәч, утны өзеп куйдылар. Татарстан Конституциясен искә алырга да ярамый, бу бөтенләй тыелган эштер дип белми идек, әмма бу вакыйгадан соң шундый шөбһә туды. Программа буенча, тагын ике катнашучы: "Караш" төркеме белән Arslan җырларга, аннан соң гомум рәвештә "Туган тел" башкарылырга тиеш иде. Ут сүнгәч, яшьләр баянга кушылып "Туган тел"не башкарды. Аннан соң "Караш" төркеме белән Р.Арсланов та микрофонсыз гына, баян белән җырладылар. Ахыр чиктә, кичә баянга кушылып күмәк башкарылган "Күбәләгем", "Салкын чәй", "Әлдермешкә кайтам әле" ише популяр җырлар белән төгәлләнде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум