2023 елның беренче өч аенда Татарстанда җыелган салымнар, узган елның шушы чоры белән караганда, 14 процентка кимегән. Бу хакта бүген Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде.
Аның сүзләренчә, гыйнвар-март айларында республикада 271 млрд сум салым җыелган. Әлеге керемнең 92,4 млрды Татарстанда калган, 66 проценты исә Мәскәүгә — федераль бюджетка киткән.
Республика бюджетында керемнәр кимүендә нефтькә бәя төшүе һәм федераль үзәк сәясәте үзгәрүе ята, диде Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.
"Керемнәр белән вазгыять киеренке. Тынычланырга ярамый. Табышка салым кимүе күзәтелә. Моңа нефтькә бәянең төшүе, доллар курсы, нефть өлкәсендә салым алуда федераль канунга кертелгән үзгәрешләр һәм салым түләүчеләрнең берләштерелгән төркемнәрен бетерү йогынты ясады", диде ул.
Моннан тыш, Татарстанның 38 районында физик затларның керемгә салымы (НДФЛ) 3,8 млрд сумга кимегән. Республикада эшләүче сәнәгать оешмаларының 26 проценты зыянга эшләгән.
Миңнеханов акчаларны кысып тотарга һәм беренчел социаль бурычларны башкару өчен "чыгымнарны оптимальләштерергә" чакырды.
2023 елда Татарстан бюджеты 27 млрд сум дефицит белән кабул ителде. Узган ел депутатлар киләсе өч елда федераль бюджеттан күчереләчәк ярдәм кимиячәк дип белдерде.
Татарстанда табыш салымы кими. Гәрчә, ел башыннан Татарстанда нефть табу 3,7 процентка арткан диелде. Шул ук вакытта нефть химиясе тауарларын җитештерү акрынайган, каучук ясау 37 процентка төшкән.
Шул ук вакытта социаль програмнарны үтәр өчен чыгымнар арта. Күптән түгел Казан шәһәре депутатлары башкала бюджетының дефицитын 4,1 млрд сумга күтәрде.
2023 ел башыннан Татарстанның дәүләт бурычы да арта. Хәзер ул 104 млрд сумнан күбрәк.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум