Чехия президенты Петр Павел Кырым ярымутравыннан кырымтатарларны сөрүне дәүләт дәрәҗәсендә хөкем итәргә кирәк, дип белдерде. Бу хакта чех медиалары хәбәр итә.
Ул парламент әгъзалары белән аралашканда "Безгә шундый берәр әйбер эшләр вакыт җитте", дип белдергән.
Украинага сәфәре вакытында Петр Павел кырымтатар җәмгыяте вәкилләре белән аралашкан булган, очрашу барышында кырымтатарларның сөргене мәсьәләсе күтәрелгән диелә.
Чехия президенты Петр Павел халык депутаты, кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев һәм Кырымтатар халык мәҗлесе Рефат Чубаров белән очрашкан.
- 18 майда совет режимының кырымтатарларны тарихи ватаннарыннан – Кырым ярымутравыннан сөрүенә 79 ел тулачак. Бу көнне Украинада һәм дөньяда кырымтатар халкы геноциды корбаннарын искә алалар.
- 1944 елның 18 маенда совет хакимиятләре Кырым ярымутравыннан кырымтатарларны сөрү операциясен башлый. Кырымтатарларны йөк ташу вагоннарына төяп Үзбәкстанга һәм Казакъстан белән Таҗикстанның Үзбәкстан чигендәге өлешләренә, Русиянең төрле төбәкләренә озата башлыйлар. Барлыгы 200 меңләп кырымтатары илләреннән куыла. Украинада моны геноцид дип таныдылар.
- 2014 елдан соң Кырымда кырымтатарларның сөргенлек корбаннарыны искә алу массакүләм матәм чаралары тыелды. Бу көн, кырымтатар байрагы көне кебек, хакимият контролендә үза башлады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум