Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстаннан сугышка киткән ихтыяри яралыларны алып чыгу өчен хакимияттән машина сорый


"УАЗ "Буханка" әйбәт булыр иде. Безнең машина гел ватылып тора, ул инде иске. Безгә яралыларны эвакуацияләү өчен техника кирәк", ди ул. Русия түрәләре исә "армия тиешенчә тәэмин ителгән" дип кабатлап тора.

Башкортстаннан сугышка киткән ихтыяри – Шәйморатов исемендәге батальон фельдшеры Батыр Хәмзин үзенең туган ягы – Әбҗәлил районы хакимиятенә үтенеч видеомөрәҗәгате яздырган. Ул Украинадагы сугышта яралыларны алып чыгу өчен машина җибәрүләрен сорый. Әлеге язма "Чёрное Белое Аскарово Абзелиловский район" төркемендә кичә, 1 май көнне чыккан.

"УАЗ "Буханка" булса әйбәт булыр иде. Безнең машина гел ватылып тора, ул инде иске. Безгә яралыларны эвакуацияләү өчен техника кирәк", ди ул.

Фельдшерның мөрәҗәгате уңаеннан Әбҗәлил районы хакимиятенә "Пруфы" басмасы шалтраткан, әмма басмага мондый сорауларга "җавап бирмибез", дигәннәр.

Шәйморатов батальоны фельдшерының УАЗ машинасы сораган мөрәҗәгате астында фикерләр төрле. Әйтик Олеся Галуллина-Итикеева исемле кулланучы "Урыслар өчен безнең башкорт ирләре, егетләре кырыла", дип искәрткән.

Шәүрә Мөхәмәдшина исемле кулланучы исә машинаны дәүләт бирергә тиеш дигән фикердә. "Шойгу (Русия саклану министры – ред.), Путин (Русия президенты - ред.) кая карый? Сугыш бара – машиналары да юк. Яңа машина бирсеннәр. Балалар, кем өчен сугышта?", дип сорый ул.

Шул ук вакытта төркем мондый каршылыклы фикерләргә җавап итеп, аерым пост чыгарган.

"Бөтен районнар да көчләреннән килгәнчә булыша, безнең хакимият тә читтә калмас. Бай эшмәкәрләр, терлекчелек белән шөгыльләнүчеләр дә булышыр. Дәүләт егетләрне ни белән тәэмин итә дип сорама, үзең алар өчен нәрсә эшлисең – шуны сора. Комментарларда милли дошманлык уятучы фикерләр калдырганчы...", дип язылган төркем исеменнән чыккан хәбәрдә.

  • Сугыш шартларына зарлану видеолары әледән-әле чыгып тора. Хәрбиләр гадәтттә үзләрен әзерлексез һәм коралсыз утка кертүләренә зарлана. Аларның күбесе үлүчеләрнең күп булуын, үзләрен "ит урынына куллануларын" әйтә.
  • 11 гыйнварда берничә хатын-кыз Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның ВКонтактедагы битендә мобилизацияләнгән ирләре, абыйлары турында мөрәҗәгать калдырды. Алар үзләрен Авыргазы һәм Гафури районнарында яшәүчеләр дип атый һәм ирләренең Украинадагы сугышта алгы фронтта инде ноябрьдән бирле бернинди ял күрми сугышулары, юньле ризык, кием, корал булмау турында зарлана.
  • Хәрбиләрне, шул исәптән мобилизацияләнүчеләрне тәэмин итү Русия саклану министрлыгына карый. Моны муниципалитетларга төшерү Конституциягә каршы килә ди Transparency International оешмасының Русия бүлеге җитәкчесе Илья Шуманов.
  • Русия түрәләре "армия тиешенчә тәэмин ителгән" дип кабатлап тора. Ә халык сугышка киткәннәргә һуманитар ярдәм җыеп җибәреп торудан туктамый: эчке киемнәрдән алып, бронежилетларга кадәр җыялар. Хәтта мәктәп укучыларын да ятьмәләр бәйләргә җәлеп иттеләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG