Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казан" агросәнәгать паркында дуңгыз ите сатучыларның хәләл ярминкә чорында килгән зарарын республика түләячәк


KazanForum, хәләл ярминкә. 2023 ел
KazanForum, хәләл ярминкә. 2023 ел

Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов моның өчен республика бюджетыннан берничә миллион сум акча бүленәчәк дигән. Дуңгыз ите сатучылар исә ярминкә чорында эшләми торуга каршы булмадык ди.

KazanForum кысаларында "Казан" агросәнәгать паркында Russia Halal Market хәләл тауарлар ярминкәсе үтә. 7 майдан башлап агросәнәгать паркына Ислам кануннарына туры килми торган азык-төлекләр кертелми. Агропаркта сәүдә итүче 270 эшмәкәрнең 10сы ярминкәдә катнаша алмаган. Алар белән 22 майга кадәр эшчәнлекләрен вакытлыча туктатып торау турында өстәмә килешүләр төзегәннәр. Бу хакта "Бизнес Online" җиткерә.

Басмага агросәнәгать паркы җитәкчесе Олег Власов әйтүенчә, дуңгыз ите сатучы эшмәкәрләр бу хәлне аңлап кабул иткән.

"Бездә мондый зур күргәзмә беренче тапкыр уза. Бу үзенчә агросәнәгать паркын таныту, яңа аудитория җәлеп итү, сатып алучыларны арттыру. Лояль мөнәсәбәтләре өчен һәр арендалаучыга рәхмәт белдерү җаен табарбыз. Минем өчен аларның кире кайтуы бик мөһим", дигән ул.

Басма дуңгыз ите һәм аннан ризыклар җитештерүчеләрне дә сораштырган, алар вакытлыча эшебезне туктатып торуга каршы булмадык һәм комплекс җитәкчелеге ике атна сату булмаган өчен килгән зарарны капларга сүз бирде дип сөйләгән.

Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов "Бизнес Online"-га моның өчен республика бюджетыннан берничә миллион сум акча бүленәчәк дигән.

  • Казанда 18-21 майда Kazanforum 2023 "Русия ислам дөньясы" халыкара җыены уза. 17 майда әлеге форум кысаларында Казанның Агросәнәгать паркында Хәләл маркет ачылды. Ярминкәдә Татарстан җитештерүчеләреннән тыш, Иран, Сенегал, Малайзия, Төркиядән килгән кунаклар үз продукциясен тәкъдим итә. Алдан бик озаклап реклам ясалган, әзерләнгән әлеге чарада татар язулары юк диярлек. Булганнары да татар теленә охшамаган. Мәсәлән, "ручная работа" "кул хезмәте" дип тәрҗемә ителгән.
  • Узган ел ахырында KazanSummit KazanForum дип үзгәртелде һәм федераль дәрәҗәдә уза башлаячак дип әйтелде. Ул вакытта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов форумга Владимир Путинны һәм ислам илләре җитәкчеләрен чакырды, ләкин илбашлыклары килергә ризалыгын бирмәде.
  • 2022 елда узган KazanSummit Көнбатыш илләрен сүгү, Русия белән шәрыкны мактау һәм татарның Русиягә тугры булуын искәртү белән истә калды. Былтыр җыенда 64 илдән һәм Русиянең 59 төбәгеннән 5 меңнән артык кеше катнашкан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG