Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 91 мең, Татарстанда 30 мең һектар игенне кырау суккан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу уңайдан Башкортстанның 31 районында гадәттән тыш хәл кертеләчәге хәбәр ителде. Республикага 590 миллион сум зарар килгән.

Башкортстан авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрәхманов хөкүмәт киңәшмәсендә чәчү эшләре турында хисап тоткан һәм республикада чәчү 90 процентка төгәлләнде дигән. Чәчүдән соң булган кыраулар аркасында игеннәргә 590 миллион сум зыян килде, 91 мең һектар игенне яңадан чәчәсе булачак дигән ул. Бу хакта "Аспекты" яза.

Шул уңайдан министр республика башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән һәм Башкортстанның 31 районында гадәттән тыш хәл кертүне сораган.

Соңрак игеннәр үлгән районнарда гадәттән тыш хәл кертеләчәге җиткерелде.

Шул ук вакытта Татарстан игеннәрен дә кырау сугуы хәбәр ителде. 30 мең һектар җиргә зарар килгән. Иң зур югалтулар Ютазы районында – анда тишелеп чыккан игеннең 95 проценты зарарланган, дип хәбәр ителә.

  • Татарстанда һәм Башкортстанда чәчү эшләре апрель аенда ук башланган иде. Майда исә һавалар кисәк суытты. Иртә башланган чәчү иртә мул уңыш җыеп алуны вәгъдә иткән иде. Тик басуларда игеннәрнең шактыен кырау сукты.
  • Былтыр рәсмиләр моңа кадәр булмаганча мул уңыш – 153,8 миллион тонна ашлык җыеп алу белән мактанды, шуның өчтән икесе – бодай диелде. Татарстан моңа саллы өлешен кертте: республикада 5,2 миллион тонна ашлык җыеп алды.
  • Украина хакимиятләре берничә тапкыр Русия безнең ашлыкны ташый дип белдерде, моны урлашу дип атады.
  • Шул ук вакыттаРусия Украинага каршы сугыш башлагач кертелгән Көнбатыш чикләүләре Русия ашлыгы экспортын авырлаштырды, чөнки акча күчерү эшләре проблемга әйләнде. Ашлыкка бәяләр төште. Ярмаларны арзан бәягә сатарга теләмичә, күпләр бәя артуына өметләнеп элеваторларда тота, шуңа Татарстан ширкәтләрендә былтыргы ашлыкның 50-70 проценты шул килеш ята.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG