Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Кырымга 5,3 мең баланы җәйге аланнарга җибәрәчәк


Кырым, Форос
Кырым, Форос

Рәсмиләр Кара диңгез буена ял итәргә теләүче балалар саны кимүен дә әйтә.

Быел Татарстанның Русия тарафыннан анексияләнгән Кырымда балалар өчен җәйге аланнары эшләячәк. Бу хакта Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде. Республика хакимияте, Украинаның контрһөҗүм башларга җыенуы, шул исәптән Кырымны кире кайтаруы турында хәбәр итүенә карамастан, аланнар эшен туктатырга җыенмый.

Кырымда Русия тарафыннан кертелгән махсус режим балалар аланнары эшен туктатуны күзалламый диде ул. Аныңча, балаларга ял итү өчен "тулысынча иминлек чаралары белән тәэмин ителгән инфраструктура булдырылган".

Шул ук вакытта Фазлыева Кырымга ял итәргә теләүче балалар саны кимүен дә әйтте. Шулай да юлламаларны сатып алучылар бар, аларны саны арта, дип өстәде ул.

"Кара диңгез буендагы аланнарга ихтыяҗ кимегән иде. Әмма бу сезонга хас әйбер. Вакыт якынлашкан саен, юлламаларга сорау арта", диде ул.

Быел Татарстан Кара диңгез буена 5,3 мең баланы ял итәргә җибәрергә ниятли.

2022 елның октябрендә Русия президенты Владимир Путин, сугыш сәбәпле аннексияләнгән Кырымда һәм Русиянең Украинага якын торган башка төбәкләрдә реакция күрсәтүнең урта дәрәҗәдәге режимы кертте. Бу җәмәгать тәртибен саклауны һәм хакимият санаган "мөһим корылмаларны" саклауны көчәйтүне күзалдында тота.

Быел "Сәләт" үзәге аннексияләнгән Кырымда аланнар санын дүрткә арттырачагын әйткән иде. Ярымутрауда узачак алан "Сәләт"нең үз базасында — узган ел Фороста "Ак Барс" яшьләр үзәгендә оештырылачак.

Былтыр август аеннан башлап, аннексияләнгән Кырымда көн саен диярлек шартлау тавышлары яңгырый. Августта Русия хәрби базаларында бер-бер артлы булган шартлаулар ярымутрауда вазгыять киеренкеләшә баруын күрсәтте.

2022 елның октябрендә Кырым күперендә шартлау булды.

2023 ел башыннан бирле Русиядәге һәм аннексияләнгән Кырымдагы тимер юлларда, саклану министрлыгы һәм энергетика объектларында кимендә 57 мәртәбә диверсия ясарга омтылганнар.

Моңа кадәр Кырымда окоплар төзү өчен эшчеләр җыялар дигән хәбәр таралды. Русия гаскәрләре ул төштән украин хәрбиләренең һөҗүм итүен көтә. Украин күзләве һәм җирле халык берничә тапкыр аннексияләнгән ярымутрауның төньягында һәм төньяк-көнбатышында Русия хәрбиләренең ныгытмалар төзүе турында белдерде.

Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы Кырымдагы курорт кәсебенә дә зур зыян салды. Аннексияләнгән Кырымның Русия билгеләгән башлыгы Сергей Аксенов "логистик авырлыклар" аркасында туристлар агымы белән бәйле вазгыять "киеренке" диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG