Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы сугышка җибәреләсе "Башкортстан" мотоукчы полкына 2500 "ихтыяри" керәчәк


Башкортстан түрәләре мотоукчы полкны 30 июньгә кадәр төзеп бетерергә ниятли.

"Башкортстан" мотоукчы полкын төзеп бетерү 30 июньгә төгәлләнергә тиеш, анда 2,5 мең "ихтыяри" булачак. Бу хакта бүген, республика хөкүмәте киңәшмәсендә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белдергән.

"25 майда Сергей Зорин исемендәге танк батальонын һәм Шәриф Сөләйманов исемендәге зенит-артиллерия батареясен хәрби әзерлек урынына җибәрдек. "Башкортстан" ихтыярилар полкын төзү эше дәвам итә. Бу эшне тәмамларга тәкъдим итәбез. 2,5 меңләп ихтыяри-сугышчы. Эшне 30 июньгә кадәр төгәлләргә кирәк, аларның Самар өлкәсендә хәрби әзерлек узарга вакытлары булсын", дигән ул.

Башкортстанда республика атамасы бирелгән мотоукчы полк оештырачаклары турында апрель башында хәбәр ителде. Республика хөкүмәте бу тәкъдимне "тулысынча хуплый" һәм аны төзүгә бөтен көчен куячак, чыгымнарын үз өстенә алачак, дигән иде Хәбиров.

Мотоукчы полкка шулай ук Башкортстанда төзелгән Мөгыйн Нагаев артиллерия дивизионы, Даян Мурзин һәм Таһир Кусыймов "ихтыяри" батальонннары да керүе хәбәр ителгән иде.

Хәзерге вакытта республикада сугыш өчен дип барлыгы алты батальон төзелгән, алар Миңлегали Шәйморатов, Александр Доставалов, Салават Юлаев, Даян Мурзин, Төньяк амурлары һәм Таһир Кусыймов исемнәрен йөртә.

Гомумән алганда, Башкортстаннан Украинага җибәреләсе төркемнәрнең иге-чиге күренми. Алар арасында хәтта медицина ротасы да бар. 12 апрельдә "Ватан" ихтыярилар отрядын да Украинадагы сугышка озатканнар иде.

  • Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
  • Безнең хисапка күрә, республикадан бу сугышта кимендә 732 кеше һәлак булган.
  • Күптән түгел Украина саклану министрлыгы башкортларга мөрәҗәгать итте. Аерым алганда ул сугышта үлгән башкортлар башкорт субъектлыгын һәм башкорт теле мәсьәләсен хәл итүгә ничек булыша дигән сорау бирә.
  • Шул ук вакытта Башкортстаннан китеп, "ихтыярилар" отряды белән Украинага каршы сугышып кайткан ирләр вәгъдә ителгән акчаларын ала алмауга зарлана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG