Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан нефть салымыннан 8,5 млрд сум югалта


Бу нефть бәясе төшүгә һәм салымнарның күбрәк Мәскәүгә юллана башлавына бәйле.

Татарстан нефтьчеләре республика бюджетына табыш салымын киметкән. Бу хакта бүген Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин Дәүләт шурасының бюджет комитеты утырышында белдерде. Ул республика казнасының төп тулыландыручыларның берсе — "Татнефть" ширкәте мисалында сөйләде.

"Фаразларга караганда, быелның алты аенда, узган елның шушы чорына караганда, "Татнефть" ширкәте 8,5 млрд сумга салымын киметә", диде ул.

Гайзатуллин сүзләренчә, Татарстанның табыш салымы кимүе нефтькә һәм нефть химиясенә бәяләр төшүе һәм федераль үзәкнең үз файдасына күбрәк салым җыюы белән бәйле.

"Федераль бюджетка баручы файдалы казылмалар чыгару салымы (НДПИ) арта, димәк, табыш салымы кими", диде ул.

"Вазгыять яхшырачак дип әйтеп булмый", дип өстәде Гайзатуллин.

Русиянең Украинага каршы сугышы сәбәпле Көнбатыш тарафыннан кертелгән санкцияләр икътисадка турыдан-туры йогынты ясый. Чикләүләрнең тискәре тәэсире Татарстанда көчәя бара. Узган ел ахырында Европа берлеге, Зур җиделек илләре һәм Австралия тарафыннан Русия нефтенә бәя чикләве кертелгәннән соң, республика бюджетына нефть ширкәтләреннән күчерелгән керемнәр кимеде.

Беренче өч айда Татарстанны туендырып торган "Татнефть" ширкәтенең түләүләре 7 млрд сумга кимеп, 11,9 млрд сум тәшкил иткән иде. Узган елның беренче өч аенда республикада калучы табыш салымының 41 проценты "Татнефть"кә туры килгән булса, быел исә — 26 процентка гына калды диелде. Кече нефть ширкәтләренең хәле тагы да мөшкелрәк. Соңгы биш елда беренче тапкыр бу ширкәтләр табыш салымын 90 процентка киметте дип әйтелде.

Шулай ук халыкның керемнәре дә азайды.

2023 елның беренче өч аенда Татарстанда җыелган салымнар, узган елның шушы чоры белән караганда, 45,8 млрд сумга, яки 14 процентка кимегән. Республика керемнәренең төп өлеше — 66 проценты, яки 179 млрд сумы Мәскәүгә киткән, калган 92 млрд сумы — Татарстанда калган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG