Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадан хәрби күнегүләргә тагын ике ихтыярилар батальоны китте


Уфадан берничә төркем ихтыяри сугышка әзерлек урынына җибәрелде
Уфадан берничә төркем ихтыяри сугышка әзерлек урынына җибәрелде

Яңа төркемнәрне Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарманнар Алексей Сухоруков һәм Әхмәт Дәүләтов хөрмәтенә атадык, дип язды Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров. Республикадан Украинадагы сугышка җибәреләчәк батальоннары саны дистәдән артты.

1 июньдә Уфаның Совет мәйданыннан артиллерия батальоны, медицина ротасы һәм "Башкортстан" ихтыярилар полкы белән җитәкчелек итүче идарә такымы Украинадагы сугышка керер алдыннан хәрби күнегүләргә озатылды.

Бу хакта үзенең Телеграм каналында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

"Яңа төркемнәрне Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарманнар Алексей Сухоруков һәм Әхмәт Дәүләтов хөрмәтенә атадык", дип язды ул.

25 майда Уфадан Сергей Зорин исемендәге танк батальоны һәм Шәриф Сөләйманов исемендәге зенит-артиллерия батареясе хәрби әзерлек урынына җибәрелде. Радий Хәбиров сүзләренчә, яңа төркемнәр җәй ахырына кадәр оешып бетәчәк ихтыярилар полкына керәчәк.

Моңа кадәр республикадан Миңлегали Шәйморатов, Александр Доставалов, Салават Юлаев исемендәге һәм "Ватан" батальоннары сугышка җибәрелгән иде. Март башында Башкортстанда "Төньяк амурлар" һәм Даян Мурзин исемендәге батальон җыю турында хәбәр ителде.

Башкортстанда республика атамасы бирелгән мотоукчы полк оештырачаклары турында апрель башында хәбәр ителде. Республика хөкүмәте бу тәкъдимне "тулысынча хуплый" һәм аны төзүгә бөтен көчен куячак, чыгымнарын үз өстенә алачак, дигән иде Хәбиров.

Мотоукчы полкка шулай ук Башкортстанда төзелгән Мөгыйн Нагаев артиллерия дивизионы, Даян Мурзин һәм Таһир Кусыймов "ихтыяри" батальонннары да керүе хәбәр ителгән иде.

  • Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
  • Безнең хисапка күрә, республикадан бу сугышта кимендә 744 кеше һәлак булган.
  • Күптән түгел Украина саклану министрлыгы башкортларга мөрәҗәгать итте. Аерым алганда ул сугышта үлгән башкортлар башкорт субъектлыгын һәм башкорт теле мәсьәләсен хәл итүгә ничек булыша дигән сорау бирә.
  • Шул ук вакытта Башкортстаннан китеп, "ихтыярилар" отряды белән Украинага каршы сугышып кайткан ирләр вәгъдә ителгән акчаларын ала алмауга зарлана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG