Рифкать Якупов - Казанның танылган фоторәссамы. Ул Казан татарлары, кырымтатарлар яшәешен төшерә, аларның мәдәниятен фото аша таныта. Бүген без сезгә аның 1970нче елларда Сабантуй бәйрәмендә төшерелгән фотоларын тәкъдим итәбез. Ул Сабантуйларны 70нче еллардан бирле төшерә, аның архивында меңләгән кадр саклан. Күбесе инде кабатланмас тарих.
"Мин беренче тапкыр чын татар Сабантуен 1971 елда күрдем. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты галимнәре этнографик экспедициягә чыгып китте, мин дә аларга ияреп киттем. Киров өлкәсенең Урта Шөн авылына барып эләктем. Бүләк җыю, икенче көнне Сабантуй мәйданын күреп шаккатым. Иреклек, үз телеңдә аралашу, җор теллелек. Ижауда, урыс телле мохиттә үсеп минем өчен болар барысы да яңалык булды. Ул вакытта Сабантуйларны авыл кешеләре үз көче белән уздыра иде, бернинди дә өстән фәрман бирү, көнен билгеләү булмады. Кешеләр ни бар, шуны уртак казнага салды. Бүләк җыйганда татарлар үз өеннән тукыма, яулык, одеколоннар бирә иде. Күп җыела иде, Сабантуй мәйданыннан берсе дә бүләксез китми иде. Шуннан соң мин ел саен төрле татар авылларында Сабантуй бәйрәмнәрен төшерә башладым. Хәзер 1960-1970 еллардагы кебек иркенлек юк. Хәзер бәйрәмдә кешеләр тамаша кыла, концерт карарга килә, мәйданда халык хуҗа түгел. Сабантуйның әнә шул азатлык, иркенлек рухы югалдды", дип сөйли фотограф.
Форум