Интернетта инглиз телендә татарлар турында, татар телен өйрәнү өчен материаллар, язмалар күп түгел. Бу проблемны Азатлыкка моңарчы татар телен өйрәнгән чит ил кешеләре дә сөйләде. Швед егете Пьер Аберг татар телен урыс теле аша гына өйрәнеп була дип сөйләгән иде.
Моның белән Америкада яшәүче Айсылу Исмәгыйлева тә ризалаша. Ул инглиз телле аудитория өчен татарлар турында видеолар һәм татар телен өйрәнү видеоларын төшерә. Инглиз телле аудиториягә татар халкы, аның тарихы-мәдәнияте кызык, ди ул.
Буш вакытында Айсылу инглизчә видеолар төшерә. Бу эшчәнлеге һәм чит илдә татар теленең әһәмияте турында аның белән әңгәмә кордык.
— Айсылу, бу видеоблогны сез кайчан һәм нинди максаттан башлап җибәрдегез? Татар телен инглизчә укыту теләге ничек туды?
— 4-5 ел элек мин Youtube-та үземнең каналымны ачып җибәргән идем. Ул чакта төгәл максатым юк иде, анда нәрсә генә куймадым: бизәнү турында да, музыка турында да видеолар бар анда. Үземә нәрсә кызык, шуларны куеп бардым.
Шул ук вакытта, эчке тойгым бар иде: мин үзем дөньяга нинди файда китерә алам? Икенче соравым да туды: Youtube-та мин башкалардан нәрсә белән аерыла алам? Видеолар бик күп, халык нигә нәкъ минем видеоларны карарга тиеш?
Инглиз телле аудиториягә дә татар халкы, аның тарихы-мәдәнияте кызык
Үзем татар теле укытучысы белгечлегенә укыгач, белемемне ничектер кулланырга кирәктер дип уйладым. Казанга кайткач, мин инглиз телендә Болгарга сәфәрем турында видео төшердем, ул бик яхшы каралды, игътибар җәлеп итте. Димәк, инглиз телле аудиториягә дә татар халкы, аның тарихы-мәдәнияте кызык дигән нәтиҗә ясадым.
Америкада татарлар белән җыелышабыз, төрле кэмпинглар ясыйбыз. Берничә татар гаиләсе "безнең баланы татар теленә өйрәтмәссең микән, дәрес алып бармассыңмы" дигән сораулар да бирде. Ләкин үземнең шундый хосусый дәресләр бирергә теләгем юк, ә нигә алайса зуррак аудиториягә, Америка, чит ил кешеләре аудиториясенә татар теле, аның мәдәнияте турында видеолар ясамаска дигән фикер туды.
"Казанда нәрсә ашарга?". Татар милли ризыклары турында видео:
Мин башта татар милли ризыклары турында видеолар төшерүдән башлаган идем. Атна саен берәр татар милли ризыгын пешереп видеолар ясадым. Моның эше күп, бераз арытты дип тә әйтеп була. Шуннан соң әкренләп татар телен өйрәтүгә күчтем. Татар теленнән видеолар төшерә башладым.
Язылучылар саны күп димәс идем, шулай да аудиториядән даими кайтаваз килеп тора, бу кызык, дәвам итегез диючеләр шактый. Күптән түгел генә Казанга кайтып килдем, анда күп материал төшердем, татар теле дәреслекләрен алдым, хәзер тагын күпләп видео чыгарырга ниятлим.
— Сезнең күзәтүләргә күрә, татар теле турында инглизчә видеоларны кемнәр карый? Аудиторияне ничек тасвирлый аласыз? Чит ил кешеләрендә татар теленә игътибар нигә уяна дип уйлыйсыз?
— Видеоларны чыгарганда шуны күрәм: татар теле турында язмаларга игътибар аеруча зур. Күренеп тора, моңа кызыксыну инглиз телле аудиториядә дә бар. Уңай фикер калдыручылар, тагын видеолар сораучылар күп. Татар теленең әлифбалары турында да аңлатуны сорап язучылар бар. Шуңа алга таба да инглизчә татар теле дәресләрен дәвам итәргә ниятлим, бу эшкә вакыт һәм көч кенә табасым бар.
Американнарга мәдәният турында видеолар аеруча кызык
Минем аудитория ул – инглиз теллеләр, төрле милләт вәкилләре дип уйлыйм. Американнарга мәдәният турында видеолар аеруча кызык дияр идем. Мәсәлән, Каз өмәсе турында видеога американнардан бик җылы комментарлар килгән иде. Аннан татар белән Америка индианнарының уртак тамырлары турында да видео төшергән идем. Аңа да игътибар зур булды.
Каз өмәсе турында видео:
Чит илләрдә яшәүче татарлар да яза, аларга тел турында видеолар аеруча кызык. "Минем дә татар тамырларым бар, өйрәнергә телим, дәвам итегез" дип сораучылар бар.
Бер язылучым хәтта Африкадан булып чыкты, төгәл кайсы илдән икәнен хәтерләмим. Ул "татарча өйрәнергә телим, бу дәресләрегезне дәвам итегез" дип сорады. Аның мотивациясе дә кызык: татар егетенә кияүгә чыгарга телим дигән иде.
— Интернетта татар телен өйрәнү материаллары күбесенчә урыс телендә. Инглизчә татар телен өйрәнү контенты юк дәрәҗәсендә. Нигә шулай дип уйлыйсыз? Инглиз телле аудиториядә татар телен өйрәнүгә теләк бармы?
— Минемчә, бар. Татар халкы ул бөтен дөнья буйлап яши. Бәлки, без бу ихтыяҗны, моның кирәклеген җитәрлек аңлатмыйбыздыр. Минем видеолар астында күбесенчә инглиз телле кешеләр комментлар калдыра. Димәк, ихтыяҗ бар, димәк инглизчә дә материаллар кирәк.
Татар теленә тартылу күбрәк чит илгә киткән татарлар арасында күзәтелә
Гомумән, татар теленә тартылу, татар телен өйрәнергә теләүчеләр күбрәк чит илгә киткән татарлар арасында күзәтелә дияр идем. Менә Америкадагы татарлар белән очрашам, аралашам. Күптәннән күченгән элекке татарлар бар, алар татарча бик яхшы сөйләшә. Алар, бер яктан, американлашкан да кебек, ләкин саф татарчалары да саклана, татарлыкка тартыла. Аларда милли аң бар.
Татар телендә тән әгъзалары турында видеодәрес:
Ә менә күптән түгел генә күченгән, килгән татарлар төрле була. Алар арасында татарлар белән берләшеп, төрле чараларга йөрергә теләүчеләр дә бар, балаларны татар теленә өйрәтергә омтылучылар да бар. Әйткәнемчә, үземнән дә "татарча укыт әле" дип сораучылар да булды. Үземнең дә киләчәктә татар теленнән онлайн мәктәпне ачу хыялым, теләгем бар. Читтә яшәүчеләргә татар теле кадерлерәк.
Азатлыкның "Әйдә! Online" проекты бик уңышлы эшли
Мин үзем Азатлыкның "Әйдә! Online" проектын да карап барам, ул бик уңышлы эшли. Кайчак видеоларга идеяләр эзләп тә аны ачып карыйм. Татар телен популярлаштыруда, аны кызык итүдә шундый эшләр күбрәк эшләнсен иде һәм мондый кешеләр күбрәк булсын иде.
— Сез Америкада инде 16 ел яшисез. Сез американ дусларыгыз, танышларыгыз белән аралашканда, үзегезне кем дип әйтәсез, татарны ничек аңлатасыз?
— Мин үземне бары тик татар дип атыйм. Американ ширкәтендә эшлим, кемдер минем Русиядән булганымны белә, ләкин, беренче чиратта, татар икәнемне белә. Әлбәттә, татар кем ул дигән сораулар да күп була, төрки халык икәнен аңлатам. Кемдер бик кызыксынып китә, интернеттан татарлар турында укый, өйрәнә.
Татарлык – безнең зур өстенлекле ягыбыз
Мин үзем дә төркемгә иярүне яратмыйм, миңа аерылып тору кирәк. Минемчә, нәкъ татар булуың – сине уникаль итә. Кешедә сорау туа: ә кем соң ул татар, ул нәрсәсе белән аерыла? Ул белешә, өйрәнә башлый. Бу - татарның "фишкасы", үзенчәлекле ягы. Без урыс түгел, без аерылып торабыз, безнең мәдәният тә, менталитет та, үзебезне тотуыбыз да аерып тора. Һәм бу безнең зур өстенлекле ягыбыз.
Татарча туган көн белән котлау сүзләре видеодәресе:
Иң белемле кешеләр татарны ишетеп беләләр ул, кемдер татар-монгол дип тә атый. "Тартар" соусы белән бәйлелек бармы дип сораучылар да бар, моннан, әлбәттә, көлеп алабыз.
— Татар теле белән шөгыльләнәсез. Үзегез ничек бәялисез, татар теленең киләчәге нинди?
— Татарның язмышы үзебездән генә тора бит. Русиядә ассимиляция дибез, ләкин татар теле ул Татарстанга гына кайтып калмый. Бу дөнья буйлап яшәүче татарларның бердәмлегеннән, тырышлыгыннан тора.
Татарда үз теле белән горурлык җитеп бетми
Татарга үз теле белән горурлану җитеп бетми дип уйлыйм. Кайбер татар җырчыларының афишаларына гына карыйсың да, барысы да урысча язылган, исемнәрен дә урысча язып куялар. Югыйсә бит алар татарча җырлыйлар, татар аудиториясе өчен җырлыйлар!
Казанда булганда банкка барган идем, минем белән эшләүче хезмәткәр – татар кызы. Мин аның белән татарча сөйләшәм, ул башта урысча җавап бирә. Мин татарча эндәшүемне дәвам итәм, бераз аптырагач, ул да татарчага күчте. Хәзер аңа бер транзакция ясар өчен янындагы хезмәттәшенең ярдәме кирәк, ул урыс телле булып чыкты. Мин исә татарча сөйләшүемне дәвам итәм, карасам, бу татар кызының йөзе кызарып китте, күренеп тора, хезмәттәше алдында минем татарча сөйләшүемнән оялып тора. Марҗа кызына карасам, аның бернинди реакциясе юк, минем татарча сөйләшүемне тискәре кабул итмәде ул.
"Татарлар белән Америка индианнарының уртак тамырлары бармы?" темасына видео:
Горурлык, милли аң булса, минемчә, татар теленең киләчәге бар
Миңа калса, татарча сөйләшү комплексы татарларның үзендә ул, артыгы белән бу хакта уйлыйбыз, борчылабыз кебек без. Югыйсә, татар теле Татарстанда дәүләт теле бит! Менә шуңа күбрәк игътибар итәсем килә, татарлар үз телләреннән оялмасыннар иде, татар булуы белән горурлансыннар иде. Менә шундый горурлык, милли аң булса, минемчә, татар теленең киләчәге бар. Татарның сакланып калуы үзебездән тора дип саныйм мин.
Америкада да яңарак күченгән татарларда шундый нәрсә сизелә. Әйтик, Сабантуйларына җыелабыз да, күптән түгел күченгән татарларда урысча сөйләшү гадәте бар.
— Менә бу бик кызыклы күренеш. Чит илләрдә элекке эмиграция вәкилләре татар телен, татарлыкны күбрәк саклый дигән фикерләр дә бар. Сезнеңчә, бу нәрсәгә бәйле?
— Төрле очракта төрле сәбәпләр дип уйлыйм. Кемгәдер татарлык, татар теле бөтенләй мөһим түгел. Андый кеше, мәсәлән, американга өйләнә яки кияүгә чыга да, тулысынча американлашып китә.
Күптән килгән татарларда миллилекне саклау омтылышы күбрәк күзәтелә дип әйтеп була, ләкин моны ничектер бер калыпка, "канунга" сыйдырып булмыйдыр.
Олыгая барганда, кешеләр үз телләре һәм мәдәнияткә күбрәк тартыла башлый
Минемчә, олыгая барганда кешеләр үз телләренә һәм мәдәниятенә күбрәк тартыла башлый. Яңа күченүчеләрнең күпчелеге яшьләр бит. Яшь чакта кешеләрдә тел кайгысы булмый, монда аларга тормышны яңадан корырга, җайлашырга кирәк. Ләкин вакыт узган саен яшәү кыйммәтләре үзгәрә һәм кеше күбрәк үз тамырларына тартыла башлый. Аннан соң бу кешеләр бу кыйммәтләрне буыннан буынга тапшырып бара, үзләре яшәгән шәһәрләрдә милли үзәкләр, милли бәйрәмнәр оештыралар.
"Әйдә! Online" проекты
Азатлык радиосы 2018 елдан бирле татар телен өйрәнүчеләр өчен "Әйдә! Online" проектын алып бара.
Проект кысаларында татар телен башлангыч дәрәҗәдән өйрәнү, аудиокурс, адаптацияләнгән әдәби текстлар, грамматика дәресләре, файдалы материаллар, сынаулар һәм уеннар һәм башка кызыклы контент тәкъдим ителә.
Бу материаллар социаль челтәрләрдә таратыла: Вконтакте, Telegram, Instagram, Тикток һәм Instagram.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум