Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Татарстанда һәм Башкортстанда пилотсыз очкычлар җитештерүгә ярдәм үзәкләре булдырырга кушты


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Алар 2030 елга кадәр эшли башларга тиеш.

Русия президенты Владимир Путин илнең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстанда пилотсыз очкычлар проектлаштыру, сынап карау, җитештерүгә ярдәм үзәкләре челтәре булдырырга кушты. Бу хактагы фәрман Кремль порталында чыкты.

Ярдәм үзәкләрен 2030 елга кадәр эшләтә башларга тиешләр. Алар "бер тәрәзә" принцибы белән эшләргә тиеш булачак. Татарстан белән Башкортстаннан тыш, мондый үзәкләрне Мәскәүдә, Петербурда, Акъярда (Севастополь), Түбән Новгород, Рязань, Самар, Сахалин, Томски, Тула өлкәләрендә булдырачаклар.

  • 2022 елның көзендә The Washington Post газеты Русиянең үз җирләрендә иран дроннары җитештерә башларга ниятләвен язган иде. Язмада әйтелгәнчә, иран дроннары җитештерүче завод "Татарстанда урнашыр дип көтелә".
  • Русия Украинадагы сугышта Иранда җитештерелгән Shahed-131 һәм Shahed-136 пилотсыз очкычларын куллана. Русия кораллы көчләре аларның исемен "Герань-1" һәм "Герань-2" дип үзгәртте. Хакимиятләр бу дроннарның Иранда җитештерелгән булуын кире кага.
  • Күптән түгел АКШ дәүләт иминлеге шурасы вәкиле Джон Кирби Русиянең Татарстандагы Алабуга шәһәрендә Иран дроннарын җитештерә башлау ниятенә борчу белдерде. Бу җитештерү Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасында планлаштырыла, диде ул.
  • "Бездә Русиянең үзендә Иран дроннарын җитештерү заводын төзү өчен кирәкле материаллар алуы турында мәгълүмат бар. Бу корылма киләсе ел башында тулысынча файдалануга тапшырылырга мөмкин" дип белдерде ул һәм Иран дроннары җитештереләчәк "Алабуга"махсус икътисади зонасының иярченнән төшерелгән фотоларын тәкъдим итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG