Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай районында Дэн Сяопин исемендәге логистик комплекс төзелеше башланды


Объектны киләсе елның беренче чирегендә тапшырырга ниятлиләр.

Бүген, 14 июньдә Татарстанның Тукай районында Дэн Сяопин исемендәге логистик комплекс төзелеше өчен беренче субайны какканнар. Бу хакта "Алабуга" махсус икътисади зонасы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза "РБК".

Проект кысаларында "Алабуга" Кытай белән тауар әйләнешен оештырачак, дип белдергән махсус икътисади зона баш мөдире Тимур Шәгивәлиев.

Объектны киләсе елның беренче чирегендә тапшырырга ниятлиләр.

Татарстанның Тукай районында төзеләсе Дэн Сяопин исемендәге логистик терминал – "Этилен 600" индустриаль паркының бер өлеше булып тора. Терминалның башлангыч мәйданы 65 һектар булачак.

Биредә озын һәм кыска вакытка йөк саклау, йөк бушату-төяү һәм башка хезмәтләр күрсәтеләчәк. Төзелешнең беренче өлешенә инвестицияләр 20 млрд сумны тәшкил итә.

  • Татарстан белән Кытай арасында үзара сәүдә активлаша бара. 2017 елда Кытай Татарстанның чит ил сәүдә партнерлары унлыгына да кермәгән булса, 2020 елда беренче бишлектә урын алды.
  • 2017 алдан башлап Кытайдан Татарстанга тауар кертү кискен артты. Республика Кытайга автомобиль җиһазлары, пластмасса һәм аннан эшләнмәләр, синтетик каучук сата. Кытайдан кара металлар һәм йөк машиналары сатып ала.
  • Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң Көнбатыш илләр Русиягә карата чикләүләр кертте. Бу сурәттә Русиянең Кытай белән хезмәттәшлеге артты. Кытай Русиянең Украинага каршы сугышын ачыктан тәнкыйтьләми, Берләшкән Милләтләр Оешмасынның Иминлек шурасында еш кына Русияне яклап тавыш бирә.
  • Элегрәк "Idel.Реалии" Кытайның Идел буе төбәкләренә экспансиясе турында махсус проект чыгарган иде. Анда Кытайның "Бер билбау – бер юл" дип аталган глобаль инициативасы сурәтләнә. Кытай Идел буена экспансиясен башлаганнан соң бу инициатива өчен төп әһәмияткә ия булган төбәк – Синҗанда репрессияләрнең актив фазасы башланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG