Кахов гидроэлектр станциясе буасы җимерелгәннән соң, соңгы мәгълүматларга күрә Днепрның Киев контролендәге уң як ярында кимендә 10 кеше һәлак булган. Бу хакта Азатлыкка өлкәнең хәрби хакимиятендә хәбәр иттеләр. 40тан артык кеше, шул исәптән җиде бала хәбәрсез югалган булып санала.
Украина контролендәге җирләрдә 3 меңнән артык йорт суда кала бирә.
Үз чиратында Херсон өлкәсенең Русия куйган башлыгы Владимир Сальдо үзенең Telegram-каналында Днепрның баскынлыктагы сул як ярында 18 кешенең үлеме раслануы турында язды. Хастаханәләргә 90нан артык кешене китергәннәр. Барлыгы 7,5 мең кеше эвакуацияләнгән.
Су басканнан соң Украина сәламәтлек саклау министрлыгы инфекцияләр, аерым алганда холера таралырга мөмкин дип сагая. Министрлык мәгълүматынча, су өслегендә микробиологик активлык теркәлгән. Әлегә авыру очраклары ачыкланмаган, әмма табиблар мондый хәл булуга да әзерләнә.
Табиблар кешеләргә су коенмаска, суны азык-төлек юу өчен кулланмаска киңәш итә. Балык тоту катгый тыелган.
- 6 июньгә каршы төндә Херсон өлкәсенең Яңа Каховка шәһәреннән биш чакрым ераклыкта урнашкан гидроэлектр станциясе буасы өлешчә җимерелде. Тирә якны су баса башлады. Буаны шартлатуда Украина белән Русия бер-берсен гаепли. Моннан тыш, станциягә моңарчы килгән зарарлар да әлеге казага китергән дигән фараз бар.
- Кахов гидроэлектр станциясе җимерелгәннән соң Херсон өлкәсенең 600 дүрткел километр җире су астында калды. Шуның 30 проценты – Днепрның уң як ярында, калганы исә – Русия басып алган сул як ярда.
- Украина хакимиятләре гидроэлектр станциясе җимерелүдән килгән зыянны якынча 1,5 миллиард евро дип бәяли.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум