Татар энциклопедиясе институты үз көче белән Казан шәһәре энциклопедиясен әзерли башлаган. Шәһәр мэриясе галимнәргә финанс ярдәм күрсәтүдән баш тарткан. Бу хакта бүген институтның энциклопедистика үзәге җитәкчесе, тарихчы Рафаил Шәйдуллин матбугат очрашуында белдерде.
"Без Казан идарәчеләренә мөрәҗәгать иткән идек. Әлегә ярдәм тапмадык. Безгә төрле сүзләр язып җибәрделәр: акчабыз юк, безгә кирәкми һәм башкалар", диде ул.
Шуңа да карамастан, институт Казан энциклопедиясен эшли башлаган. Узган ел бу темага багышланган ике китап дөнья күргән. Беренче хезмәт — Казанның тарихи районнары, бистәләре, урамнары, мәйданнары һәм парклары турында. Икенче китап Казанның дәүләт идарәләре һәм үзидарәләргә багышланган.
"Үзидарәләргә багышланган китапның икенчесенең тексты әзер. Акча булса, быел чыгарабыз. Бүген Казанның тарихи районнары, авылларының тарихы һәм бүгенгесе турында язабыз. Казан эчендә 100дән артык авыл бар", диде ул.
Энциклопедия институты барлыгы 6 китап әзерләргә җыена, ләкин финанс кыенлыклар туачагын фаразлый.
"Институт акчасына гына чыгару бик авыр булыр. Гонорар фонды һәм башкалар кирәк булыр. Күбрәк китап чыгарсак, мәсьәлә хәл ителер дип өметләнеп калабыз", диде ул.
Шәйдуллин сүзләренчә, Казан — үз энциклопедиясе булмаган сирәк шәһәрләрнең берсе.
Бу беренче очрак кына түгел. Узган ел "Татарстан торак пунктлары" энциклопедиясен татарча бастыруга акча таба алмаулары хакында хәбәр иттеләр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум