БМОның Украинадагы һуманитар җитәкчесе Дениз Браун Кахов гидроэлектр станциясе шартлап су баскан районнарга Русия кертми, дип белдергән. Бу хакта халыкара оешманың матбугат хезмәте хәбәр итте.
Браун Русия хакимиятләрен "халыкара һуманитар хокукта каралган бурычларына ярашлы" эш итәргә чакыра. Элегрәк Мәскәү зарар килгән районнарга бары тик Русия аша кертергә әзер булуы турында белдергән иде.
"Вакытлыча үзенең хәрби контролендә булган урыннарга керү белән бәйле мөрәҗәгатебезне әлегә Русия хөкүмәте кире какты. БМО керүгә рөхсәт алуга ирешүен дәвам итәчәк. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтүдән баш тартырга ярамый", диелә БМО хәбәрендә.
Женевадагы БМО бүлекчәсе каршындагы Русия даими вәкиле Геннадий Гатилов Мәскәү БМОның һуманитар төркемнәренә Днепрның сул ярына керергә рөхсәт бирәчәк, әмма Русия җирләре аша керәчәкләр, дип белдергән иде. Халыкара оешма исә су баскан урыннарга кайсы яктан керергә рөхсәт соравын ачыкламый.
- 6 июньгә каршы төндә Херсон өлкәсенең Яңа Каховка шәһәреннән биш чакрым ераклыкта урнашкан гидроэлектр станциясе буасы өлешчә җимерелде. Тирә-якны су баса башлады. Буаны шартлатуда Украина белән Русия бер-берсен гаепли. Моннан тыш, станциягә моңарчы килгән зарарлар да әлеге казага китергән дигән фараз бар.
- Кахов гидроэлектр станциясе җимерелгәннән соң Херсон өлкәсенең 600 дүрткел километр җире су астында калды. Шуның 30 проценты – Днепрның уң як ярында, калганы исә – Русия басып алган сул як ярда.
- Украина хакимиятләре гидроэлектр станциясе җимерелүдән килгән зыянны якынча 1,5 миллиард евро дип бәяли.
- 19 июньгә булган мәгълүматка күрә, Херсон өлкәсенең Русия хәрбиләре басып алган урыннарында 35 кеше үлде, Украина контролендәге җирләрдә – 17 кеше.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум