"Вагнер" хосусый хәрби ширкәте җитәкчесе Евгений Пригожин Украинага каршы сугышта катнашып, Русиягә 32 мең элекке тоткын кайтты дип белдерде. Аларны сугышка Русия колонияләреннән "Вагнер" алып киткән иде.
Пригожин әйтүенчә, сугыштан соң азат ителгән тоткыннарның 83е җинаять кылган.
Май аенда Пригожин "Вагнер"ның сугышка 50 мең тоткынны җибәрүен, шуларның 10 меңе (20 проценты) үлүен хәбәр иткән иде.
- Узган язда Украинадагы сугышта Русия хәрбиләре берничә мәртәбә хәрби уңышсызлыкларга дучар булганнан соң, Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте ил тоткыннарын сугышка җибәрә башлаган иде. Сугышта катнашырга ризалашкан тоткыннар ярты ел алгы сафта булырга тиеш, диелде. Исән калганнарга ярлыкау вәгъдә ителде.
- "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән килешү төзеп, Украина сугышына барырга ризалашкан өчен төрмәдән азат ителгән тоткыннарның кайтып кеше үтерү, талау, куркыту очраклары арта. Җаваплылыктан шулай җиңел генә котыла алган җинаятьчеләр үзләренә барысы да рөхсәт ителгән дип саный.
- Татарстан-Башкортстанда әлегә җинаятьләр турында ишетелми. Әмма күрше төбәкләрдә сугыштан кайтканнар тарафыннан кылынган җинаятьләр булгалап тора. Мисал өчен, Чуашстанның Моргауш районындагы Мурзаково (Мӑрсакасси - чуашча), авылында туган 23 яшьлек Никита Любимов исерек килеш элекке бер танышын кыйнап үтергән.
- Любимов сугышка төрмәдән алынган. Ул кеше кыйнау һәм талау өчен 2020 елда дүрт ел ярымга хөкем ителгән була. Узган елның августында "Вагнер" белән килешү төзеп колониядән сугышка китә. Ноябрьдә инде туган ягына кайтып та җитә. Кайткач ук авыл кешеләрен, аеруча хатын-кызларны куркытып яши башлый.
- Күптән түгел Азатлык "Вагнер" белән сугышта катнашып һәлак булган Татарстан егет Рүзил Мөдәрисов турында язган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум