Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Казан епархиясенең яңа ачылган рухи-мәгърифәтчелек һәм зиярәт кылу үзәгендә булды


Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан митрополиты Кирилл яңа ачылган бинаны карый.
Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан митрополиты Кирилл яңа ачылган бинаны карый.

Митрополит Кирилл яңа үзәк рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм христиан традицияләрен тарату өчен хезмәт итәчәк, правослауларның зиярәт итүен яңадан торгызырга һәм үстерергә булышачак дигән.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казан епархиясенең яңа ачылган рухи-мәгърифәтчелек һәм зиярәт кылу үзәгенә барган. Бу хакта ул үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.

"Әле берничә ел элек кенә монда ярым җимерек бина тора иде, бүген исә монда дин тотучылар өчен иркен бүлмәләр, зиярәт итүчеләр өчен аш бүлмәсе!" дип искәрткән Миңнеханов.

Яңартылган бинаны Миңнехановка Татарстан митрополиты Кирилл күрсәтеп йөргән.

Митрополит Кирилл яңа үзәк рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм христиан традицияләрен тарату өчен хезмәт итәчәк, правослауларның зиярәт итүен яңадан торгызырга һәм үстерергә булышачак дигән.

Үзәк Зур Кызыл урамы 12нче йортта, Казан рухи училищесының XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында төзелгән ике катлы тарихи бинасында урнашкан.

Әлеге бина озак вакытлар буш торды, 2015 елда шәһәр аны епархиягә бирде.

  • Татарстан христианнар белән мөселманнар арасында тигезлек саклана дип килә. Әмма ешрак бу сүздә генә кала.
  • Әйтик Православ христианнар тәре йөрешен бернинди тоткарлыксыз уздыра. Хәтер көнендә мөселман татарларга Казанны яклап шәһит булганнар рухына Кирмәнгә килеп дога кылырга рөхсәт бирелми. Галимнәр моны Татарстан хакимиятенең Мәскәүдән куркуына һәм Русиядә демократиянең кысыла баруына бәйләп аңлата.
  • Казан уртасында, тарихи урында Изге Мәрьям чиркәве барлыкка килгәч, Казанда 10-20 мең кешене сыйдыра торган Җәмигъ мәчет кирәклеге калкып чыкты. Урынлы сорау булды. Кол Шәриф мәчете мәсьәләне хәл итә алмый, ул халык тарафыннан татар тарихын гәүдәләндергән һәйкәл буларак кабул ителә һәм 2 мең кешене генә сыйдырган гыйбадәт йорты Җәмигъ мәчет функциясен үти алмый. Әмма мәчеткә урынны башта "Кырлай паркы"нда дип сайласалар да, соңрак шәһәр читенә салачаклары билгеле булды.
  • Татарстан мөфтияте шәһәр үзәгендә мәктәп төзергә теләгәч, моның өчен Совет районындагы Нокса Авышлыгында җир бүлеп бирелде. Шул ук вакытта 2014 елда ачылган һәм 1552 елны Казанны басып алганнан соң беренче архиепископ Гурий исемен йөртүче православ гимназиясе өчен җирне үзәктәге Туфан Миңнуллин урамында биргәннәр иде. "Мишпахтейну" яһүд мәктәбе дә Иске Татар бистәсе, ягъни Мәрҗани мәчетенә якын урында урнашкан.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG