Бүген, 26 июньдә Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваның яклавы аны җиде ел ярымга колониягә җибәрү турындагы хөкем карарын Башкортстанның Югары мәхкәмәсенә шикаять иткән. Бу хакта "Idel.Реалии"-га адвокат Рамил Гыйззәтуллин җиткергән.
Аны "вазифаи хәленнән файдаланып экстремист оешма оештыру"да (Русия Җинаять кодексының 282.1 маддәсе, 3 өлеше), "экстремист эшчәнлекне тормышка ашырырга чакыру"да (Җинаять кодексының 280 маддәсе, 1 өлеше), "ватандашларның шәхесенә һәм хокукларына кул сузучы сәүдәгә корылмаган оешма гамәлләрен пропагандалау"да (239 маддә, 3 өлеше) гаепле дип таптылар.
"Экстремист эшчәнлекне тормышка ашырырга чакыру" маддәсе нигезендә аны өч ел колониягә хөкем иттеләр, әмма вакыты чыгу сәбәпле, азат ителде.
"Ватандашларның шәхесенә һәм хокукларына кул сузучы сәүдәгә корылмаган оешма гамәлләрен пропагандалау" маддәсе нигезендә 100 мең сум штраф бирелде, әмма вакыты чыкканга күрә, бу җәзадан да азат ителде.
"Вазифаи хәленнән файдаланып экстремист оешма оештыру" маддәсе нигезендә 7,5 елга гомуми тәртипле колониягә җибәрү карары чыгарылды. Моннан тыш 400 мең сум штраф салынды һәм җиде ел буеинтернетта сайтлар җитәкләү, халык күп җыела торган чаралар үткәрү һәм оештыру, аларда катнашу, аларга бару тыелды. Ике елга иреге чикләнде.
Тагын бер гаепләнүче – активист Рөстәм Мөлековны экстремист оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепле дип таптылар, аңа 2,5 ел гомуми тәртипле колония бирелде.
Адвокаты әйтүенчә, алар Югары мәхкәмәдән Лилия Чанышеваны аклауны сорыйлар. "Ул гаебен танымады. Тикшерү тапкан шаһитларның күрсәтмәләре безнең карашка шикле тоела, гаепләүнең нигезенә шулар салынган", дигән Гыйззәтуллин "Idel.Реалии"-га.
Лилия Чанышева үзе дә, аның башка адвокатлары да якын көннәрдә хөкем карарын шикаять итәчәк диелә.
"Мәхкәмә карарын һичшиксез барыбыз да шикаять итәчәкбез, чөнки мондый гаделсез хөкем карары белән килешә алмыйбыз", ди тагын бер адвокат – Сергей Макаренко.
Шул ук вакытта Рөстәм Мөлековның үзенә чыгарылган хөкем карарын шикаять итү-итмәве билгеле түгел.
- Лилия Чанышева 2021 елның 10 ноябрендә экстремизмда гаепләнеп кулга алынды. Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны башта ике айга сак астына алды, аннан соң сак астында тоту вакыты берничә тапкыр озайтылды, ул Мәскәүдәге изоляторга күчерелде.
- 2023 елның февралендә Лилия Чанышева Уфага кайтарылды, 1 мартта Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны 2023 елның 14 августына кадәр сак астында калдырды.
- Чанышеваның җинаять эше Уфаның Киров районы мәхкәмәсендә 15 мартта карала башлады. Мәхкәмә утырышлары ябык барды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум