Казанда "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән Украинадагы сугышта катнашкан Владимир Лернерны тоткарлаганнар, ул наркотиклар сатмакчы булуда гаепләнә.
"Бизнес Online" чыганаклары мәгълүматынча, Лернерны 24 июньгә каршы төндә, үзе яшәгән өй янында тоткарлаганнар. Ир үзе белән төргәкләрдә наркотиклар алган булган. Ул шундый төргәкләрне куеп калдырган урыннарны да күрсәткән, диелә.
Тикшерү аны сак астына алуны сораган. Мәхкәмәдә Лернер гаебен таныган һәм үкенеч белдергән. Утырышта аның моңарчы да берничә тапкыр наркотиклар белән бәйле маддәләр нигезендә хөкем ителүе ачыкланган. Соңгы тапкыр ул 2021 елда хөкем ителгән булган. Колониядә бер ел утырганнан соң ир "Вагнер" белән Украинага каршы сугышырга киткән.
Мәхкәмәдә ир үзен былтыр сентябрьдә ярлыкаулары турында белешмә күрсәткән диелә. Владимир Лернер сөйләвенчә, Казанга ул быел март аенда кайткан, сугышта вакытта калак сөяге астын үтәли ядрә тишеп кергән булган.
"Махсус хәрби операция"дә (Украинага каршы сугышны Русиядә шулай атыйлар – ред.) катнашкан булуына карамастан, ирне ике айга – 23 августка кадәр тикшерү изоляторына җибәргәннәр диелә.
- Узган язда Украинадагы сугышта Русия хәрбиләре берничә мәртәбә хәрби уңышсызлыкларга дучар булганнан соң, Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте сугышка ил тоткыннарын җибәрә башлаган иде. Сугышта катнашырга ризалашкан тоткыннар ярты ел алгы сафта булырга тиеш, диелде. Исән калганнарга ярлыкау вәгъдә ителде.
- Күптән түгел "Вагнер" җитәкчесе Евгений Пригожин Украинага каршы сугышта катнашып, Русиягә 32 мең элекке тоткын кайтты дип белдерде. Сугыштан соң азат ителгән тоткыннарның 83е җинаять кылган дигән иде.
- "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән килешү төзеп, Украина сугышына барырга ризалашкан өчен төрмәдән азат ителгән тоткыннарның кайтып кеше үтерү, талау, куркыту очраклары да арта. Җаваплылыктан шулай җиңел генә котыла алган җинаятьчеләр үзләренә барысы да рөхсәт ителгән дип саный.
- Татарстан-Башкортстанда әлегә авыр җинаятьләр турында ишетелми. Әмма күрше төбәкләрдә сугыштан кайтканнар тарафыннан кылынган җинаятьләр булгалап тора. Мисал өчен, Чуашстанның Моргауш районындагы Мурзаково (Мӑрсакасси - чуашча) авылында туган 23 яшьлек Никита Любимов исерек килеш элекке бер танышын кыйнап үтергән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум