Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда нефть продуктлары резервуары шартлап ике кеше һәлак булган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Фаҗига Иске Маврин авылында булган. Mash язуынча, бер ир белән хатын шартлау булганда резервуар чистарткан. Беренчел фаразларга күрә гадәттән тыш хәл төзелеш-эшләре барганда чыккан, бу диверсия түгел, дип белдергән “Бизнес Online”-га куәт оешмаларындагы чыганаклары.

Татарстанның Зәй районында "Елховнефть" нефть-газ чыгару идарәсе биләмәсендә резервуар чистарту эшләре барган вакытта шартлау булган. Бу хакта "112" Telegram-каналы хәбәр итә. Шартлау нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган дип яза ТАСС ашыгыч хезмәтләргә сылтама белән.

Фаҗига Иске Маврин авылында булган. Mash язуынча, бер ир белән хатын шартлау булганда резервуар чистарткан.

ТАСС мәгълүматынча, шартлаудан соң янгын булмаган. Булган хәлләрнең сәбәпләре ачыклана диелә.

Беренчел фаразларга күрә, гадәттән тыш хәл төзелеш-эшләре барганда чыккан, бу диверсия түгел, дип белдергән "Бизнес Online"-га куәт оешмаларындагы чыганаклары.

2021 елда Сарман районы Зур Нөркәй авылында урнашкан "Татарстанның кече нефть ширкәтләре" оешмасының ачык мәйданчыгында сынау вакытында шартлау булган иде. Ике эшче табиблар килгәнче үк үлде. Бер эшче каты тән җәрәхәтләре алды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG