Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинага каршы сугышучыларга уку йортына кергәндә 10 балл өстәмәкчеләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Укырга кергән вакытта абитуриентларга “шәхси казанышлары” өчен өстәмә баллар бирелә.  Украинага каршы сугышу - шундый казаныш булып торачак, моның өчен ун балл бирергә тәкъдим ителә.

Русия мәгариф һәм фән министрлыгы Украинадагы сугышта катнашучыларга югары уку йортларына кергәндә өстәмә 10 балл бирергә киңәш иткән. Бу хакта уку йортлары өчен әзерләнгән "белгеч һәм бакалавриат програмнары нигезендә укырга кабул итү методик киңәшләре"ндә әйтелгән.

Укырга кергән вакытта абитуриентларга "шәхси казанышлары" өчен өстәмә баллар бирелә. Аларга контракт нигезендә яки комиссариат чакыртып алып хәрби хезмәт үтү, мобилизацияләнеп хәрби хезмәттә булу, "ихтыяри" отрядлар белән Украинага каршы сугышуны да керткәннәр.

Узган ел Мәгариф һәм фән министрлыгы сугышта катнашучыларның балаларына өстенлекләр булдырды, белгеч һәм бакалавриат абитуриентларына бирелә торган урыннарның 10 процентын махсус квоталар белән аларга бирде.

2023 елда министрлык мобилизацияләнгәннәрнең һәм "ихтыяри"ларның балаларына югары уку йортларына кергәндә ташлама бирергә тәкъдим итте, ә майда исә Украинадагы сугышта катнашканнарның балалары өчен укыту бәясен төшерергә киңәш бирде.

  • Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле, Русия бу һөҗүмдә катнашучыларга һәм аларның якыннарына, балаларына өстенлекләр тудырып тора. Бу эштән Татарстан белән Башкортстан да калышмый.
  • Әйтик быел Татарстанда Украинадагы сугышта катнашучыларның барлыгы 6 мең баласына җәйге аланнарга бушлай юлламалар биреләчәк.
  • Апрель ахырына булган мәгълүматка күрә, Башкортстанда әтиләре сугышта катнашкан өч меңләп бала бушлай бакчаларга йөри, 5-11 сыйныфта укучы 2,4 мең мәктәп укучысы һәм көллиятләрдәге 500дән артык студент бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Моннан тыш, ике меңләп бала түгәрәкләргә бушлай йөри, 300ләп бала төбәкнең шифаханәләрендә ял иткән. Сугышта катнашучыларның балалары җәмәгать транспортында бушлай йөрүдән дә файдалана.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG