Accessibility links

Кайнар хәбәр

Евро курсы Мәскәү биржасында 100 сумны узып китте


Архив фотосы
Архив фотосы

Бүген, 6 июльдә, Мәскәү биржасында евро курсы - 2022 елның 29 мартыннан бирле беренче тапкыр - 100 сумнан артып китте. Доллар да шул ук елның март азагыннан бирле беренче тапкыр 92 сумнан узды.

Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать 8:30га евро кичәге курсның дәрәҗәсеннән бер сум да 49 тиенгә үсте. Доллар тагы да ныгый — бер сум да 60 тиенгә арта.

Русия банкы рәисенең беренче урынбасары Ксения Юдаева бу атнада Русия валютасының арзанаюын экспорттан кергән акчаларның кимүе аркасында сәүдә балансының үзгәрүенә бәйле дип аңлатты. Шулай да Юдаева финанс тотрыклылык сакланачак дип ышандыра. Русия Банкында, шулай ук, экспорт чыгаручыларны валютаны кире кайтарырга мәҗбүр итергә кирәкми дип саныйлар.

Аналитиклар рубль бәясенең төшүен экспорттан кергән керемнең кимүе һәм бюджет чыгымнарының артуы белән бәйли. Алар базарда тәкъдим ителгән валюта кими, ди.

Русия рубле инде озак вакыт дәвамында арзаная. Аның түбәнгә тәгәрүе июнь азагында булган Пригожин фетнәсеннән соң тагы да тизәйде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG