Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел КФУда татар теле белгечлегенә 45 бюджет урыны бүленгән


Татар теле дәресе. 2017 елгы фото
Татар теле дәресе. 2017 елгы фото

Татар филологиясенә түләүле юл белән уку елына 150 мең сумга төшәчәк.

2023-2024 уку елына Казан федераль университетында татар теленнән филологларны әзерләүгә 45 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Бу хакта 10 июльдә КФУның Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе җитәкчесе Рамил Мирзаһитов "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында белдерде.

Аның сүзләренчә, быел татар телен тирәнтен өйрәнергә теләүчеләрне ике юнәлештә кабул итәчәкләр. Беренче төркемдә филологлар белем алыр дип көтелә. Аерым алганда, татар теле, әдәбияты һәм журналистика белгечләре әзерләнәчәк. Бу юнәлешкә 20 бюджет урыны бүленгән. Икенче төркемдә исә, татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучылары әзерләнәчәк. Анда 25 бюджет урыны каралган.

Бюджет урыннары тулса, 10-15 студентны түләүле укуга кабул итәргә мөмкиннәр. Мәсәлән, татар филологиясендә укыр өчен елына 149 820 сум түләргә кирәк. Тулы курсның бәясе 599 280 сумга җитә.

Рамил Мирзаһитов сүзләренчә, татар филологиясенә укырга керергә теләүче абитуриентларга татар теленнән тест рәвешендә өстәмә имтихан тапшырырга туры киләчәк. Ул Бердәм республика имтиханы (БРИ) нәтиҗәләре исәпкә алынмаячак диде. Чөнки татар теленнән БРИны бары Татарстанда гына бирергә мөмкин. Моңа кадәр республикада 8 чыгарылыш укучысы татар теленнән БРИ тапшырган иде.

Узган уку елында Казан федераль университетында татар теле, әдәбияты һәм урыс теле укытучыларын бер белгечлектә бергә әзерли башладылар. Быел моннан баш тартканнар. Шул ук вакытта узган ел татар теле белгечлегенә 5 бюджет урыны күбрәк бүлеп бирелгән иде.

Болардан тыш, быел Татарстан хөкүмәте күптелле белгечләр әзерләүгә заказны 25 урынга киметкән. Республика үз бюджетыннан бу уку елына 125 белгеч әзерләр өчен акча бүлеп биргән. Барлыгы 25 кешедән торган 5 төркем оешачак. Өч төркемдә татар, урыс, инглиз телендә укыта алырлык укытучылар әзерләнер дип көтелә. Сүз урыс теле һәм инглиз теле, тарих һәм инглиз теле, башлангыч сыйныф һәм инглиз теле укытучылары турында бара. Ике төркемдә билингваль — татар һәм урыс телле укытучылар әзерләнәчәк. Алар киләчәктә ике телдә математика һәм физика, музыка һәм өстәмә белем юнәлешендә укыта алачак.

"Бу студентлар максатчан әзерләнә. Аларга республика ай саен 15 мең сум стипендия түли. Алар мәктәп, гимназия белән килешү төзеп киләләр. Укулары тәмамлангач килешү нигезендә шунда кимендә биш ел эшләргә тиеш. Стипендияне алыр өчен өчле билгесе алмаска кирәк. Студентларның 80-85 проценты стипендияне алып баралар", диде Мирзаһитов.

  • 2023 елда Татарстанда 9нчы сыйныфны тәмамлаган 2 491 укучы туган телдән төп дәүләт имтиханын биргән. Аерым алганда, татар телен барлыгы – 2 351 укучы сайлады. 2023 елда Татарстанда 11нче сыйныф тәмамлаучылар арасында татар теленнән бердәм республика имтиханын (БРИ) 8 укучы тапшырган. Казан укучысы Ихтияр Кыямов татар теле һәм әдәбиятыннан имтихан тапшырган бердәнбер укучы булган.
  • Биш ел элек татар теленә һөҗүм башланганнан соң татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр кискен кимеде. Ул вакытта имтиханны 74 бала биргән булган.
  • 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
  • Соңгы елларда татар теле белгечләрен әзерләү Казан югары уку йортларында кимеде. Җәмәгатьчелек Татарстанда милли кадрлар җитмәве хакында белдереп килә. Милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин балалар бакчалары өчен генә дә 20 мең белгеч әзерләргә кирәк дип белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG