Башкортстанда туган кинорежиссер Кирстен Гайнет Истанбулның "иң европалашкан" мәхәлләсендә — Кадыкөйдә — "Икмәк йорты" ачты.
Ачылыш хөрмәтенә татар-башкорт ашлары — чәкчәк-бавырсак, кыстыбый да тәкъдим ителде. Киләчәктә айга бер тапкыр башкорт ашлары көне планлаштырыла. Әмма кыстыбый, вак бәлеш, бавырсак кебек ашларга хәзер дә заказ бирергә була — кафедан Истанбул урнашкан ике кыйтгага да илтеп бирәләр. Биредә шулай ук чипалгаш һәм хингалш кебек чечен ашлары да бар.
Азатлык укучыларына Кирстен Гайнет "Хатын" документаль фильмы авторы буларак таныш. Төркиягә ул кияүгә чыккач килә, биредә даими рәвештә ике ел яши инде.
Бу юлы аның белән икмәк пешерү белән бәйле яңа һөнәре, һәм, шулай ук яңа фильмы турында да сөйләштек.
— Кирстен, "Икмәк йорты" ачылышында татар-башкорт камыр ризыклары да бар иде. Бу дәвам итәчәкме?
— Башкорт ашлары көне айга бер тапкыр булачак дип уйлыйбыз. Хәзергә бавырсак белән кыстыбый бар, вак бәлеш өстәргә телибез. Ачылыш көнендә башкорт ашлары булды, киләсе — август азагында, чөнки аңа кадәр август башында фильм төшерергә барасым бар.
— Киноны ташламыйсыз, димәк?
— Юк, ташламаячакмын. Параллель рәвештә булып чыга. Ипи пешерү йортында барысын да автоматлаштырырга, системга салырга телим — хәзер барысын да өйрәтәм, соңыннан контроль генә кирәк булачак. Параллель рәвештә иҗат белән шөгыльләнәчәкмен. Мин бит ай саен төшермим. Гадәттә, бу елга бер яки ике мәртәбә була. Күп вакыт монтажга китә.
— Монтажны үзегез ясыйсызмы?
— Әйе, үзем монтажлыйм.
— Кино өчен идеяләр каян килә?
— Соңгы фильм Фәләстиндә үсүче зәйтүн агачы хакында. Мин "Идль Ист ай Катар" гәзитендә мәкалә укыдым — үзенең өч мең еллык зәйтүн агачын Израиль гаскәрләреннән яклаучы Фәләстин кешесе тарихы бик ошады. Мин бу хакта фильм төшерергә булдым, ике елдан соң гына бу мәкалә авторы белән элемтәгә чыга алдым. Ул Фәләстиндә яши, соңыннан аның аша координатор таптым. Шулай итеп, сценарий яздым. Былтыр инде без барып, беренче этапны төшереп кайттык. Мин тизер ясадым, хәзер икенче этап булачак — сюжет буенча вакыйгалар көз һәм җәй бара.
— Сезнең иҗат күбесенчә ислам хакында, шулаймы?
— Ислам, мөселман дөньясы, кеше хокуклары хакында.
— Икмәк йортының кыйммәтләре дә болар белән кисешәме?
— Минем өчен икмәк йорты — миңа ошый торган һөнәрчелек кенә.
— Икмәк йортының да бит билгеле концепциясе бардыр?
Бик күп заказлар килә башлады! Үзем генә пешерә идем, төнлә пешергән чаклар да булды!
— Әлбәттә, концепция бар. Гомумән, кайсы продуктны да сыйфатлы һәм гадәти булмаганча ясарга тырышырга кирәк дип саныйм — фильм булса да, теләсә кайсы башка иҗат төре булса да. Мин попсалы, очсыз, ягъни сыйфатсыз әйберләрне яратмыйм. Эшләсәң, сыйфатлы итеп һәм ихлас күңелдән эшләргә кирәк.
Ковид һәм үзизоляция чоры башлангач, мин өйдә икмәк пешерү курсы сатып алдым. Миңа бу шулкадәр ошады! Өйдә пешерә идем, якыннарымны һәм танышларымны сыйлый идем. Апарада, чүпрәсез ясала торган, ягъни гадәти булмаган, органик, табигый, файдалы азык. Өйдәгеләрне — туганнарны, дусларны, якыннарны сыйлый башладым. Ирем "Әйдә, сат!" дип тәкъдим итте. Ә мин Фәләстиндә кино төшереп кенә кайткан идем, монтаж ясыйм. "Нинди сату, бу бит бизнес түгел, мин бит үзем өчен генә пешерәм" дим. Инстаграмда икмәк пешерү турында бит ясарга булдым, анда әкренләп ипи пешерү процессын чыгара башладым: миңа икмәкне пешерү, аны ашау, аның белән башкаларны сыйлап сөендерү, шулай ук ничек пешүен видеога төшерү ошый. Кемгәдер кызыклы булыр дип, рецептларын яза башладым. Һәм аккаунтны Bread House дип атадым. Ике ай чамасы узгач, бер кыз "глютенсыз ипи телим" дип язды. Мин аңа глютенсыз ипи әзерләдем, җибәрдем — ул бездән ерак түгел, [Истанбулның] Пендик районында тора. Һәм ул миннән даими рәвештә икмәк сатып ала башлады. Мин сата идем, ошый иде.
Заказлар көннән көн арта башлады, бер көнгә өч йөз ипигә кадәр җитә иде!
Соңрак күбрәк төрле ипиләр пешерә башладым, моны да Инстаграмга чыгардым, маркетинг ясадым. Һәм моннан соң заказлар китте, бик күп заказлар килә башлады! Үзем генә пешерә идем, төнлә пешергән чаклар да булды! Заказлар көннән көн арта башлады, бер көнгә өч йөз ипигә кадәр җитә иде! Мин моның бик авыр булуын аңладым, шуңа күрә көн саен түгел, ә атнага өч тапкыр иттем. Мөгаен, мин шулай бер ай эшләгәнмендер. Соңыннан, миннән һәрдаим бу икмәкләрне көтүче даими клиентларым барлыкка килүен аңлагач, моны яки үстерергә, яки баш тартырга һәм ябарга кирәген аңладым. Бик арый идем, эштә янып чыга идем. Ә өйдә инде пешерү мөмкин түгел: җиһаз җитми, урын җитми, куллар җитми — мин бит барысын үзем генә эшли идем. Һәм "мин моны яки ябам, яки киңәергә кирәк" дидем.
Бик күп акча кертергә кирәк булды. Ремонт ясый башладык — ирем үзе әтисе белән барысын да эшләп чыкты.
Ә бу һөнәр яхшы акча китерә иде, ягъни син өйдә җитештерү ноктасы өчен аренда түләмисең, башка кешегә хезмәт түләмисең, акча үзеңә дә чималга гына китә. Ирем "әйдә, арендага берәр урын эзлик" дип тәкъдим итте. Ә бу бер дә җиңел түгел — барысы да бик кыйбат, ябанҗыга (чит ил кешесенә) беркем бирми, иминиятләштерү кирәк, җаваплылыкны үз өстенә алучы кирәк. Ике ай эзләгәннән соң, бу урынны таптык — алар иске бизнесларын сата иде. Бу төрек мантыларын пешерүче бизнес булган. Алар "арендага бирмибез, бизнесны сатабыз, милек өчен аренда бәясе түлисе булмаячак" диделәр. Нәтиҗәдә, без ризалаштык. Әлбәттә, бик күп акча кертергә кирәк булды. Ремонт ясый башладык — ирем үзе әтисе белән барысын да эшләп чыкты. Мин әкренләп команда туплый башладым — кызларны җыеп өйрәттем. Кемнәрдер китте — мәсәлән, ике кызның берни килеп чыкмады, алар китте. Аларны укытуга да вакыт уздырдым булып чыга. Хәзер бездә даими рәвештә бер чечен кызы эшли һәм мин пешерәм, тагын бер украин кызы өйрәнә. Аларны барысына да өйрәтеп, әкренләп мөстәкыйльләшүләрен телим.
— Сездә башкорт пешекчесе дә эшли дип беләм.
— Уфадан татар кызы эшли. Ул да шулай ук өйдә пешерә, кондитер әйберләре җитештерә. Миңа аны киңәш иттеләр, ул безне дессертлар ясарга өйрәтергә килде. Аның укыту процессы ачылу көннәренә туры килде.
— Кунаклар сездәге кызларның хиҗаптан булуына игътибар итте.
Бездә эшли торган украин кызы ислам кабул итте
— Юк, барысы да түгел. Бер украин кызы бар, ул хиҗаптан түгел. Безнең концепт — хәләл. Монда бер егет эшләп карады. Украинадагы сугыш аркасында Русиядән киткәнен, монда эш эзләгәнен белгәч, мин аны кызгандым. Өйрәтермен дә башка кисешмәбез, дип уйладым, чөнки исламда ирләр белән хатыннарның бергә элемтәдә булы дөрес түгел, әмма барып чыкмады — озак укытып та аңламады, бер ай буена бергә эшләргә туры килде. Нәтиҗәдә, юк, булмый, дидем. Ягъни, минемчә, хәләл икән — тулысынча хәләл булсын. Игътибар иткәнсездер, бездә музыка юк һәм булмаячак та. Ашамлыклар барысы да хәләл, табигый, яхшы продуктлардан. Без барысын да бисмилла белән эшлибез. Мин, мөслимә буларак, фильмнарымны да бисмилла белән эшлим. Бисмилла белән эшләсәң — хәләл малыңны Аллаһ юлында табасың. Бисмилласыз, нәрсәгәдер күз йомып эшләсәң, үзең кадерли торган бәрәкәте булмаячак. Нәрсәдер килеп чыкмаса — аның нәкъ менә шуннан икәнен аңлыйсың.
Мин барысыннан да Аллаһ рәхмәте табарга телим. Тулысынча хатын-кызлар коллективы тупладым. Бездә эшли торган украин кызы ислам кабул итте. Ул шәһәдә укыды, хәзер динне өйрәнә. Мин аңа эштә дә, диндә дә терәк булачакмын, бу минем өчен дәгъват булып чыга.
— Кадыкөй — гадәти төрек районы түгел, монда төрле азчылыкларның активлыгы — гадәти күренеш. Шулай да сезнең мөселман кафесы бу районның бер үзенчәлегенә туры килә: ягъни сездә, феминизмга теләктәш районга хас буларак, хатын-кызлар эшли. Районда яшәүчеләр хатын-кыз эшкуарларга, хатын-кызлар эшли торган коллективка бик уңай карый, андый бизнеска ярдәм итәргә тырыша.
Мондагы урыс телле контингентның никадәр намуслы булуы гаҗәпләндерде
— Хатын-кызларны хупларга кирәклеге белән килешәм. Әлбәттә, бу феминистик карашлардан түгел, ә хатын-кызлар да үз эшенә бөтен күңелен биреп, ихластан эшләвен истә тотып. Аларга теләктәшлек кирәк. Мин феминист түгел, әмма кешеләр эшкуар хатын-кызларны хупларга тели икән — каршы түгелмен. Моны ниндидер феминистик карашлардан эшләсәләр — бу аларның эше.
— Төркиядә бизнес ясау авырмы? Русия белән чагыштыра аласызмы?
— Мине мондагы урыс телле контингентның никадәр намуслы булуы гаҗәпләндерде. Заказ җибәргәндә мин кайвакыт кем түләп, кем түләмәгәнен дә онытам — алар һәрвакыт түли, беркайчан бернинди ташлама сорамый, кыйбат дими, сыйфатның кадерен белә. Ә Русиядә һәркем табыш эзли, һәркем, кыйбат дип, кайдадыр очсызрагын эзли. Әтиемнең Белорет районында башкорт тирмәсендә башкорт ашларын сатучы кафесы бар. Аз гына бәяләр үзгәрсә дә, негатив комментарлар, тискәре реакция китә. Бу яктан Истанбул контингенты бик аерыла — алар миңа бик зур теләктәшлек күрсәтә, социаль челтәрләрдә безнең хакта сөйли, яхшы сүзләр җиткерә.
— Бюрократик яктан аермалар бармы?
Мин феминист түгел, әмма кешеләр эшкуар хатын-кызларны хупларга тели икән — каршы түгелмен
— Кыен димәс идем. Миңа таныш ингуш кызы ярдәм итте. Алар бизнес ачарга булышты, рәсмиләштерү эшләрен үз өстенә алды. Көн саен тикшерүләр килә дип тә әйтмәс идем.
Әмма Русиядә ача алмас идем, мөгаен. Нәкъ шушындый контекстта — кафетерий, фудкорт ачарга теләгем булмады. Анда бик авыр — даими тикшерүләр, сертификатлар… Әтиемнең бизнесын аякка бастыру өчен ничек газапланганын күрәм. Ниндидер студия-мазар булса — тотыныр идем, анысы башка эш. Русиядә бюрократия бик көчле, бу бик комачаулый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум