Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов чикләүләрнең Татарстан икътисадына ясаган йогынтысын бәяләде: "авырттырды, әмма җайлаштык"


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

“Безнең технологик җиһазларга чикләүләр бар. Дус булмаган илләрдән аеруча машина, авиация сәнәгатендә тәэмин итүчеләрне күпләп югалттык. Әмма башка юллар таптык. Узган ел да, быел да республика икътисадында уңай күренешләр бара", дигән ул.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Украинага һөҗүме өчен Русиягә кертелгән чикләүләрне укол белән чагыштырды. Аның әйтүенчә, "авырттырса да", республика аларга җайлашкан.

"Безнең технологик җиһазларга чикләүләр бар. Дус булмаган илләрдән аеруча машина, авиация сәнәгатендә тәэмин итүчеләрне күпләп югалттык, әмма башка юллар таптык. Узган ел да, быел да республика икътисадында уңай күренешләр бара дип әйткән идем бит", дигән ул ОТР телеканалы эфирында.

Татарстан президенты әйтүенчә, чикләүләр республикага йомшак якларын табарга булышкан. Республика яңа шартларга яраклашырга, экспорт юнәлешендә альтернатив юллар эзләргә мәҗбүр булган.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов былтыр апрельдә санкцияләрне мактаган иде. "Иллюзияләр белән яшәп, зәгыйфь урыннарыбызны күрмәгән булуыбыз аңлашыла, әмма моның плюслары да бар. Гел әйтеп киләм: иң мөһиме, бу санкцияләрне биш елдан да иртәрәк бетермәсеннәр, юкса без тагын җиңел юллар табачакбыз" диде ул.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Шул сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Европа берлеге Русиягә каршы 11нче санкцияләр җыелмасын раслады, ул 23 июньдә көченә керде. 11нче җыелмада Русиягә кертелгән чикләүләрне урап узу белән көрәш механизмнары бар. Бу – өченче илләргә каршы чикләүләр кертергә мөмкинлек бирә.
  • Русиягә кертелгән чикләүләрнең йогынтысы Татарстан икътисадына да кагылды. Сугыш башланганнан соң Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов БДБ илләренә эш сәфәрләрен ешайтты.
  • Быел Татарстан бюджеты керемнәре кими башлады. Бу Русиянең Украинага каршы сугыш башлау нәтиҗәсендә кертелгән санкцияләргә һәм Мәскәүнең төбәкләрдән нефть салымнарын күбрәк ала башлавы белән бәйле. — 2023 елның беренче өч аенда Татарстанда җыелган салымнар, узган елның шушы чоры белән караганда, 45,8 млрд сумга, яки 14 процентка кимегән.
  • 2023 елга Татарстан бюджеты дефициты 68 процентка артып, 45,4 млрд сумга җитте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG