Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы җенесне үзгәртүне тыючы канун кабул итте


Трансгендер кешеләргә канун балаларны уллыкка алуны тыя, шулай ук никахта бер кеше җенесен үзгәрткән очракта, ЗАГС оешмалары бу никахны гамәлдән чыгара ала.

24 июльдә Русия думасы кешегә җенесен үз теләге белән алыштыруны тыючы канун өлгесен өченче укылышта кабул итте.

Документ "кешенең җенесен үзгәртүгә, шул исәптән башка җенеснең беренчел һәм (яки) икенчел җенес билгеләрен формалаштыруга юнәлтелгән" операцияләрне тыя. Бу бары тик тумыштан булган аномалияләрне, балаларда җенес органнарының формалашуы бозылу белән сыйфатланган генетик һәм эндокрин авыруларны дәвалауларга гына кагылмый. Мондый операцияләр табиблар комиссиясе карары белән дәүләт хастаханәләрендә генә ясала ала.

Трансгендер кешеләргә канун балаларны уллыкка алуны тыя, шулай ук никахта бер кеше җенесен үзгәрткән очракта, ЗАГС оешмалары бу никахны гамәлдән чыгара ала.

Медиазона язуынча, Украинада сугыш башланганнан соң җенес үзгәртү белән бәйле паспортлар алыштыручылар саны арткан. 2020 елда мондый 428 паспорт бирелсә, 2021 елда - 554, ә 2022 елда 936 документ бирелгән.

Басма мәгълүматынча, Татарстанда 2019-2022 ел аралыгында 39, Башкортстанда – 32 кеше "җенесен үзгәртү" сәбәбе белән паспорт алыштырган.

  • Русия юстиция министрлыгы да документлардагы җенес күрсәтелгән тамгаларны үзгәртү мөмкинлеген бетерергә җыена. Хәзерге вакытта паспорттагы җенес тамгасын "җенесне алыштыру" турындагы медицина белешмәсе ярдәмендә дә үзгәртергә мөмкин. Мондый белешмәне алу өчен хирургия операциясен ясату да мәҗбүри түгел.
  • ЗАГС белешмәләреннән күренгәнчә, 2018 елдан башлап, 2,7 мең русияле җенес тамгасын үзгәрткән, соңрак шуларның 190ы өйләнешкән.
  • 2022 елның декабреннән башлап Русиядә һомосексуальлек, бисексуальлек һәм трансгендерлык турында уңай мәгълүмат тарату тыелды. Моның өчен кешеләргә 400 мең сум, оешмаларга биш миллион сумга кадәр штрафлар каралган.
  • Яңа канун кабул ителгәннән соң, китап кибетләре һәм маркетплейслар һомосексуаль мәхәббәт турындагы китапларны сатудан ала башлады, видеосервислар сериалларны цензура аша уздыра, ә полиция трансгендер секс-хезмәткәрләрне эзләп табып, аларны мәхкәмәгә бирә. Үз чиратында мәхкәмәләр дә "ЛГБТ-пропаганда" турындагы маддә нигезендә эшләр ача, штрафлар бирә һәм хөкем ителгән чит ил ватандашларын Русиядән депортацияли.
  • 6 апрельдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе ЛГБТ-блогер Һаоян Сюйга ачылган административ эшне карап карар чыгарды. Мәхкәмә аны Русиядән депортацияләү карарын кабул итте, шулай ук җиде тәүлеккә административ сак билгеләде. Сюй "традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләр күрсәтелгән мәгълүматны чит ил ватандашының балигъ булмаучыларга таратуы" маддәсе нигезендә гаепле дип табылды.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG