Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым күперендә шартлау булган: корбаннар бар, хәрәкәт туктатылган


Кырым күпере
Кырым күпере

Машина йөртүчеләргә аннексияләнгән Кырымга баскынлыктагы Мариуполь, Бердянски һәм Мелитополь аша барырга тәкъдим ителә.

Русияне аннексияләнгән Кырым белән берләштерүче Кырым күперендә дүшәмбе, 17 июльгә каршы төндә шартлаулар булган. Хәрәкәт туктатылган, ике һәлак булучы турында хәбәр ителә.

Кырым күперендә, "гадәттән тыш хәл сәбәпле", хәрәкәт тукталды, дип хәбәр итте Акъярның (Севастополь) Русия куйган губернаторы Михаил Развожаев.

Аның әйтүенчә, күпернең Краснодар крае яклап бер терәгендә гадәттән тыш хәл чыккан, әмма моның нәрсә икәнен дә, ни сәбәпле булуын да түрә аңлатмады.

Аннексияләнгән ярымутрауның Русия билгеләгән башлыгы Сергей Аксенов исә 145нче терәк турында сүз бара диде.

Аңарчы ВКонтактедагы "Новости Керчь Крым Россия" төркеме 15 минут аралык белән Керичнең (Керч) төрле районнарында ике шартлау ишетелүен язды. Шуннан соң Кырым күперендәге машина йөртүчеләрне кире борып, иминрәк ераклыкка кадәр җибәргәннәр.

Әмма Русия транспорт министрлыгы Кырым яклап күпер торыгында (пролёт) юл өслеге зарарлануын җиткерде, терәкләргә зыян килүен расламады. Ярымутрау белән Краснодар крае арасындагы паром кичүе вакытлыча эшләми. Тимер юл транспорты хәрәкәтен хакимиятләр иртәнге сәгать 9га кадәр торгызырга вәгъдә итә.

Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков Кырым күперендә Белгород номерлары белән машина зарарланды, дип белдерде. Аның сүзләренчә, машинада барган бала урта дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган, ә аның әти-әнисе үлгән.

Русия хакимияте вәкилләре "гадәттән тыш хәл"нең сәбәпләрен атамый, әмма Telegram-каналлар төнлә күпердә ике шартлау булуын яза. "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән бәйле Grey Zone каналы язуынча, күпергә Украинаның пилотсыз очкычлары һөҗүм иткән.

Машина йөртүчеләргә аннексияләнгән Кырымга баскынлыктагы Мариуполь, Бердянски һәм Мелитополь аша барырга тәкъдим ителә.

Украина күзләве баш идарәсе вәкиле Андрей Юсов фикер белдерүдән баш тарткан, җитәкчесе Кирилл Будановның сүзләрен китереп, "Андагы Кырым күпере - артык корылма" дигән.

  • 19 километрга сузылган Кырым күперен 2018 елда ачтылар. Ул Русиянең Краснодар краен аннексияләнгән Кырым белән тоташтыра.
  • Былтыр август аеннан башлап, аннексияләнгән Кырымда көн саен диярлек шартлау тавышлары яңгырый. Августта Русия хәрби базаларында бер-бер артлы булган шартлаулар ярымутрауда вазгыять киеренкеләшә баруын күрсәтте.
  • 2022 елның октябрендә Кырым күперендә шартлау булды. Рәсми фаразларга күрә, шартлаткыч куелган йөк машинасы шартлаган. Берничә кеше һәлак булды. Шуннан соң күпердән йөк машиналарына йөрү тыелды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG