Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бердәм Русия" аборт өчен дарулар алуны авырлаштырырга тәкъдим итә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аборт өчен даруларны йөклелекнең иртә чорларында кулланалар. Русиядә алар белән рәсми рәвештә бары тик лицензияле клиникаларны гына тәэмин итәләр.

Русиядә аборт өчен кулланыла торган даруларны алуны авырлаштырырга җыеналар. Бу хакта Думада "Бердәм Русия" депутатлары белән очрашканнан соң, сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко җиткерде.

Аның әйтүенчә, утырышта кайбер мәсьәләләр белән беррәттән демографик мәсьәләләр хакында да – аерым алганда, йөклелекне өзү өчен кулланыла торган даруларның исәбен алып бару һәм сатуны чикләү турында да фикер алышканнар. "Хуплыйбыз һәм быел бу процессны төгәлләргә кирәк дип саныйбыз", дигән Мурашко.

"Бердәм Русия" очрашу турындагы хисабында бу мәсьәлә турында телгә алмый.

Аборт өчен даруларны йөклелекнең иртә чорларында кулланалар. Русиядә алар белән рәсми рәвештә бары тик лицензияле клиникаларны гына тәэмин итәләр.

  • Русия хакимиятләре репрессив чараларын еш кына "демографияне кайгырту" белән аклый. Аерым алганда, Русиядә трансгендер күчеше тыелды, бала табудан аңлы рәвештә баш тартуны – "чайлдфри идеологиясен" дә кануннар белән тыярга телиләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG