Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Думасы депутатлары егетләрне гаскәргә 21 яшьтән ала башлау фикереннән ваз кичкән, ул 18 яшь булып калачак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

14 июньдә Русия думасы мәҗбүри хәрби хезмәткә алыну яшен 18-27дән 21-30 дип үзгәртү турында канун өлгесен беренче укылышта кабул иткән иде. Егетләрне 21 яшьтән ала башлау ниятен армиягә киткән вакытта алар мәктәпне дә бетерсен, урта һөнәри яки югары белем дә ала алсын өчен дип аңлаттылар.

Русия думасының саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполов журналистларга әйтүенчә, гаскәргә чакырыла башлау яшен 21 яшь итмәячәкләр, 18 яшь булып калачак. Әмма егетләрне хәрби хезмәткә элеккечә 27 яшькә кадәр түгел, 30 яшьләренә кадәр алачаклар. Бу хакта РБК яза.

"Иң төп төзәтмә – гаскәргә чакырылу яшенең югары чиге – 30 яшь булачак. Түбән чиген 18 яшь дип калдырырга булдык, чөнки күпчелек егетләр нәкъ менә 18 яшьтә хезмәт итәргә тели", дигән ул.

Шул рәвешле, Русиядә егетләрне армиягә 18 яшьләреннән 30 яшьләренә кадәр алачаклар. Әлеге төзәтмәне Думаның саклану комитеты хуплаган. Яңа кагыйдәләр 2024 елның язгы чакырылышыннан гамәлдә булачак.

  • Былтыр декабрь азагында Русия саклану министры Сергей Шойгу Русия армиясенә чакыру яшен 21 яшьтән 30 яшькә кадәр күтәрергә тәкъдим итте. Русия президенты Владимир Путин аның бу тәкъдимен хуплады. Моңарчы хәрби хезмәткә 18 яшьтән 27 яшькә кадәр ирләрне алалар иде.
  • 14 июньдә Русия думасы мәҗбүри хәрби хезмәткә алыну яшен 18-27дән 21-30 дип үзгәртү турында канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Егетләрне 21 яшьтән ала башлау ниятен армиягә киткән вакытта алар мәктәпне дә бетерсен, урта һөнәри яки югары белем дә ала алсын өчен дип аңлаттылар.
  • Яшьне арттыру 2026 елга кадәр акрынлап башкарылырга тиеш иде. Мәсәлән 2024 елда мәҗбүри хезмәткә чакырылу яшен 19-30, 2025 елда 20-30, 2026 елның 1 гыйнварыннан – 21-30 итәргә теләделәр.
  • Көнбатыш һәм Украина хәрби белгечләре әйтүенчә, Русиягә Украинадагы сугышта хәрбиләр саны җитми, хәрби чакырылыш яшен күтәрүне алар шуның белән дә бәйли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG