Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышева Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашконың "хатын-кызларның башта белем алуга, карьерадагы үсешкә һәм матди нигез булдырырга, аннан соң гына бала табарга омтылуы – бозык эш" дигән сүзләренә җавап биреп, аны вазифасыннан китәргә чакырды.
"Кемгә һәм кайчан бала табарга икәнен сез хәл итмисез. Сезнең эшегез – балага уза алмаучыларны дәвалау, бала табуны имин итү һәм сәламәт балалар табуны тәэмин итү, ярдәмче репродуктив технологияләрне үстерү", дип язган ул үзенең Telegram-каналында.
Ул Мурашконың сүзләре – урта гасырларга кире әйләнеп кайту һәм икейөзлелек дип саный.
"Нәкъ менә хәзерге дәүләт эшлеклеләренең сәясәте яшь, белемле ир-атларның мөһаҗирлегенә, гаиләләрнең гадәтләнгән тормышы җимерелүгә, хәрби югалтулар артуга, халыкның кереме кимүгә, яшерен эшсезлекнең артуына китерде. Бала табу теләгенә һәм мөмкинлегенә йогынты ясый торган шушы проблемнарны хәл итәсе урынга, Мурашко хатын-кызларны туучылар саны кимүдә гаепли", дип яза ул. "Сәламәтлек саклау министры Мурашко, отставкага китегез!", дип тәмамлаган Чанышева үзенең постын.
- Хәзерге вакытта Лилия Чанышева Уфада апелляция мәхкәмәсе утырышын көтә. Баш прокуратура Лилия Чанышевага чыгарылган хөкем карарын кырыслатып, 10 елга кадәр колония бирүне сорый.
- 14 июньдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваны 7,5 елга колониягә хөкем итте.
- Аны "вазифасыннан файдаланып экстремист оешма оештыру"да (Русия Җинаять кодексының 282.1 маддәсе, 3 өлеше), "экстремист эшчәнлекне тормышка ашырырга чакыру"да (Җинаять кодексының 280 маддәсе, 1 өлеше), "ватандашларның шәхесенә һәм хокукларына кул сузучы сәүдәгә корылмаган оешма гамәлләрен пропагандалау"да (239 маддә, 3 өлеше) гаепле дип таптылар.
- Русия президенты Владимир Путин 12 июльдә сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белән киңәшмә уздырган иде. Бу киңәшмәдән соң Мурашко җәмгыятьтә шау-шу тудырган, хатын-кызларның хокукларын чикләүче берничә белдерү ясады. Аерым алганда министр сәүдәгә корылган клиникаларга йөклелекне өзү белән бәйле хезмәтләр күрсәтүне тыярга, аборт өчен кулланыла торган даруларны сатуга чикләүләр кертергә тәкъдим итте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум