Accessibility links

Кайнар хәбәр

Baza: Казанда хәрби комиссариатка ут төртмәкче булган дип, пенсионер хатын-кызны тоткарлаганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ул моны «ФСБ хезмәткәрләре таләбе белән» эшләдем дип сөйләгән.

Казанда куәт оешмалары вәкилләре янәсе хәрби комиссариатка ут төртмәкче булганга 62 яшьлек хатын-кызны тоткарлаган. Бу хакта Baza Telegram-каналы яза.

Канал мәгълүматынча, 29 июль кичендә ул хәрби комиссариатны яндырырга теләгән: Кызыл Армия урамындагы Киров һәм Мәскәү районнары хәрби комиссариаты диварына бензин сибеп, ут төрткән.

Тоткарланган вакытта пенсионер моны "ФСБ хезмәткәрләре таләбе белән" эшләдем дигән. Янәсе аңа билгесез затлар шалтыраткан, алар Федераль иминлек хезмәте вәкилләре булуын әйткән һәм кызыгызның проблемнары булмасын өчен, без кушканны эшләргә кирәк булачак дигән.

Пенсионерга карата "чит милекне юк итү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Ул читкә чыкмау турында имза куйган диелә.

  • 19 июльдә Казанда Сергей Новиковны тоткарладылар. Куәт оешмалары вәкилләре фикеренчә, ул Украина ягында сугышучы, русияләрдән төзелгән ихтыяри хәрби төркем – "Русия азатлыгы" легионы тарафдары.
  • Янәсе ул Казан танк училищесына якын гына урнашкан Дубравная урамында керосин тутырылган 17 шешә саклаган. Ир хәрби техниканы яндырырга, инфраструктура объектларына һөҗүм итәргә теләгән һәм моның өчен һәдәфләр эзләгән диелә.
  • Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия төбәкләреннән даими рәвештә хәрби комиссариатларга, җирле хакимият биналарына ут төртүләре, тимер юлларда диверсияләр турында хәбәрләр килә. Соңгысына килгәндә, моны эшләүчеләр Русия хәрбиләрен һәм техникасын Украинага чыгаруга аяк чалырга тырыша дигән фаразлар бар.
  • Былтыр октябрьдә Казанда Совет районы Журналистлар урамындагы хәрби комисcариатка ут төртергә тырышканда 11нче сыйныф укучысы тоткарланган иде. Ул хәрби комиссариатка таба ике "Молотов коктейле" ыргыткан, әмма шешәләр тимәгән диелде. Комиссариат дивары янындагы үләнгә генә ут капты. Кыз үз гамәлләрен сугышка һәм Татарстан егетләрен мобилизацияләүгә каршы булуы белән аңлатты.
  • Бу гамәле өчен аны ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр.
  • 18 майга каршы төнгә Казанның Совет районындагы Дәрвишләр бистәсе станциясе тирәсендә билгесез затлар тимер юлда реле җайланмасы урнаштырылган берьюлы дүрт шкафка ут төрткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG