Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда ерак юлга йөк ташучы булып эшләгән ирне сугышка һуманитар йөк илтергә җибәргәннәр, ул һәлак булган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ир һуманитар йөк илтүдә беренче тапкыр катнашкан. Аңа фетнәчел Луһански "халык республикасы"на юл тотарга кирәк булган. Хатыны Валентина әйтүенчә, бу йөкне беркемнең дә илтәсе килмәгән, “әмма ирем безнең егетләрне беркем дә ашатмас диде һәм барырга булды”, ди ул.

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче Олег М. Русиянең Украинага каршы һөҗүме бара торган урынга һуманитар йөк илтергә киткән, әмма кире әйләнеп кайтмаган. Бу хакта Ufa1 басмасына аның хатыны Валентина сөйләгән.

“Мәләүез ит комбинаты һуманитар йөк илтеп бирү турында килешү төзегән, ә Мәләүез минем ирем эшләгән оешма белән килешү имзалаган. Ирем фурасында Мариупольгә китте, ул үз эшен генә эшләде инде. 17 июльдә соңгы тапкыр элемтәгә чыгып, Луһански “халык республикасы” чигенә җиттем, диде. Телефоннарын сүндерергә кушканнар, өч көннәр шалтыратачакмын диде”, дип сөйләгән мәрхүмнең хатыны.

Олег кире шалтыратмаган, ә 24 июльдә аның һәлак булуы ачыкланган.

Ир һуманитар йөк илтүдә беренче тапкыр катнашкан булган. Хатыны әйтүенчә, бу йөкне беркемнең дә илтәсе килмәгән, “әмма ирем безнең егетләрне беркем дә ашатмас диде һәм барырга булды”, ди ул.

Валентина сөйләвенчә, ирне сугышта катнашучыларга тиңләмиләр шуңа күрә матди ярдәмгә өмет итеп булмый. Олег гаиләсенең бердәнбер туендыручысы булган, аның 21 яшьлек университетта укытучы кызы һәм кечкенә оныклары калган диелә.

Басмага ирнең үлемен ул эшләгән “ПрофДоставка” ширкәтендә дә раслаганнар. Олегны йөк машинасында “махсус хәрби операция” зонасында үлде дигәннәр. Аның машинасы юк ителгән диелә. «ПрофДоставка» хезмәткәрләре ирнең мәетен кайтарырга һәм җирләүне оештырырга булышкан, ширкәт җитәкчелеге чыгымнарны түләгән. Аны 31 июльдә күмгәннәр диелә.

  • Башкортстан Украинада сугыш башланганнан бирле фетнәчел Донбасска һуманитар ярдәм җибәрүне туктатмый. Ярдәмне машина-машина төяп җибәрәләр. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бу сугышны һәрдаим хуплап килә.
  • Шул ук вакытта Донбасска һуманитар ярдәм ташыган Башкортстанның авылдагы мәктәп автобусына шина алырга да акчасы табылмады. Нәтиҗәдә берничә бала мәктәпкә бара алмыйча ике атна өйдә утырды.
  • Һуманитар йөк кенә түгел, республика хакимиятләре сугышка Башкортстан ирләрен дә бер-бер артлы юллап тора.
  • Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен Башкортстанда мотоукчы полк, дистәдән артык хәрби төркем төзелде. Башкортстанның бу өлкәдә актив булуын сәясәт белгече Андрей Потылицын республика башлыгы Радий Хәбировның Кремльгә ярарга тырышуы һәм эшсезлек, фәкыйрьлек белән аңлата.
  • Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 827 кеше һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG