Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада юлда гранат шартлату белән янаган хәрби Хәбиров килгәч бирелгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Уфада Нагаево шоссесына гранат тоткан ир йөгереп чыкты. Ул "ихтыяри" булган, аңа хезмәт иткән урынын калдыру турында җинаять эше ачылган. Ир җинаять эшен ябуны таләп иткән.

Бүген, 2 август Уфада Нагаев шоссесына гранат тоткан ир йөгереп чыкты. Аның юлны шартлатам дип янавы, Нагаев шоссесын көн ахырына кадәр ябулары, урынга куәт оешмалары вәкилләре, саперлар һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килүе әйтелде.

Бу хакта беренчеләрдән булып Baza Telegram-каналы җиткерде. Соңрак мәгълүматны үз чыганакларына сылтама белән Башкортстан медиасы да раслады.

Әлеге ир "ихтыяри" булган, аңа хезмәт иткән урынын калдыру турында җинаять эше ачылган диелә. Baza хәбәренчә, ир мәхкәмә-психиатрия экспертизасына алып барган чакта качкан. РИА "Новости" мәглүматынча да ир – дезертир, аны психиатрга алып барган булганнар.


Ир үзенә каршы ачылган җинаять эшен ябуны таләп итә, дип язды РБК.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның гранат тоткан ир аркасында ябылган Нагаево шоссесына килүе хәбәр ителде. Хәбиров белән сөйләшкәннән соң, хәрби бирелгән, гранатны Росгвардия хезмәткәрләренә тапшырган диелде.

Хәбиров әлеге вакыйгага фикер белдерде. Ул дезертирлар белән бәйле проблем бар диде.

"Һәркем ялгыша ала. Анда авыр, ул ялгышлык кылган һәм канун бозган – хезмәт иткән урынын ташлап киткән. Кеше буларак, ул кызганыч, әлбәттә. Юләрлек кылмасын дигән бурыч куелды. Әмма кызганыч, канунны бозган. Аңа булышачакмын дидем. Аңа булышырга кирәк, мондый егетләргә ярдәм итү кирәк. Әмма һәркайсы кулына гранат ала башласа – бу дөрес булмаячак, алай мәсьәлә хәл ителмәячәк", дигән республика башлыгы "Патриот" паркындагы чарада.

Әлеге хәл турында "Башинформ" дәүләт агентлыгы башта берни дә язмады. Бары тик Радий Хәбиров килгәч кенә, мәгълүмат бирә башлады.

Хакимияткә якын телеграм каналлар, блогерлар Башкортстан башлыгының бу гамәлен хуплап, аны каһарман итеп күрсәтте.

Шул ук вакытта Хәбировның гранат тоткан кеше белән сөйләшүен "бер кирәкмәгәнгә үзен куркыныч астына кую" диючеләр дә, бу адымга рейтингын күтәрү өчен барды дип бәяләүчеләр дә булды.

"Хәбировның төпкә төшеп беткән рейтингын күтәрү чарасы уңышлы узды" дип язды "Куштау онлайн" телеграм каналы.

  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Мәскәү моны "махсус хәрби операция" дип атый.
  • Медиа чаралары сугыштан кайткан русияләрнең кешеләргә утлы корал белән янавы һәм хәтта атуы турында моңарчы берничә мәртәбә язды.
  • Былтыр августта Смоленски өлкәсендә сугыштан кайткан хәрбинең Украинадан күчеп килүчеләргә һөҗүм итүе билгеле булды.
  • Дондагы Ростовта исә Украинадагы сугыш турында бәхәсләшкәннән соң, бер хәрби такси йөртүчене атып үтерде.
  • Быел февральдә Краснодардагы торак йортта гранат шартлаган иде, аны Украинага каршы сугышкан ихтыяри алып кайткан булган диелде.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG