Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Уфада гранат шартлату белән янаган ир хәрби җитәкчеләре белән низагка кергән булган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Низаг һуманитар ярдәм белән бәйле чыккан диелә.

"Пруфы" журналистлары Уфа юлында гранат шартлату белән янаган Илдар Булатовның абыйсы белән сөйләшкән. Ленар Булатов сөйләвенчә, сугыш барган җирдә һуманитар ярдәм аркасында хәрби җитәкчелек белән Илдар Булатов арасында низаг чыккан булган.

"Безнең егетләргә һуманитар ярдәм җибәргәннәр, аның белән нидер булган — аңлашылмый, әмма һуманитар ярдәм барып җитмәгән. Шуннан соң талаш киткән. Энем нидер килсә, ул ярдәм белән нидер була дип сөйләгән иде миңа. Кыскасы ул үзенең хәрби җитәкчеләреннән канәгать түгел иде. Аңа артык сөйләп йөрсәң, сиңа эләгәчәк дип янаганнар. Фронтның беренче сызыгына җибәрәбез, анда үз урыныңны табачаксың дип куркытканнар. Моннан соң энем Башкортстанга кайтты. Аны Алкинога кайтарганнар иде. Аның хәрби җитәкчеләре энемнең анда булганын белде. "Хәрби бүлекне үзлегеңннән ташлап киттеңме әллә?!" дип сорагач, ул "Юк" дип җаваплады. Ниләр эшләтәләр аны анда — белмим", дип сөйләгән Ленар Булатов "Пруфы"га.

Ул Илдар Булатовның психик чире юк дип искәрткән, аның хәтере дә яхшы, акыл ягыннан да сәламәт, әмма Илдар гаделсезлекне кабул итә алмый, дигән.

Илдар Булатовның гаиләсе, балалары бар, үләргә җыенмаган, аның бу адымы көтелмәгән, гадәттән тыш дип аңлатканнар.

  • 2 августта Уфада Нагаев шоссесына гранат тоткан ир йөгереп чыкты. Аның юлны шартлатам дип янавы, Нагаев шоссесын көн ахырына кадәр ябулары, урынга куәт оешмалары вәкилләре, саперлар һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килүе әйтелде.
  • Хәрби янына республика башлыгы Радий Хәбиров килде. Аның белән сөйләшкәннән соң, хәрби полициягә бирелде, гранатны Росгвардия хезмәткәрләренә тапшырдылар.
  • Хәбиров әлеге вакыйгага фикер белдереп, дезертирлар белән бәйле проблем бар диде.
  • Әлеге хәл турында "Башинформ" дәүләт агентлыгы башта берни дә язмады. Бары тик Радий Хәбиров килгәч кенә, мәгълүмат бирә башлады. Хакимияткә якын телеграм каналлар, блогерлар Башкортстан башлыгының бу гамәлен хуплап, аны каһарман итеп күрсәтте.
  • Шул ук вакытта Хәбировның гранат тоткан кеше белән сөйләшүен "бер кирәкмәгәнгә үзен куркыныч астына кую" диючеләр дә, бу адымга рейтингын күтәрү өчен барды дип бәяләүчеләр дә булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG