Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мордовиядә аборт ясарга этәргән өчен штрафлар кертелде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мордовия парламенты кабул иткән төзәтмәләрнең авторы – республиканың Иҗтимагый пулаты әгъзасы, "Спас" православ каналы алып баручысы Наталья Москвитина. Ул мондый штрафларның кирәклеген демографик күрсәткечләрнең начараюы, җирле халыкның күпләп күчеп китүе белән аңлата.

Мордовиянең Дәүләт җыены абортны "пропагандалаган" һәм "хатын-кызларны ясалма рәвештә йөклелекләрен өзәргә этәргән" өчен штрафлар салырга мөмкинлек бирүче канун кабул итте.

Депутатлар "абортлар – социаль норма дигән мөнәсәбәт формалаштыру"ны, "йөкле булуга һәм бала табуга тискәре мөнәсәбәт"не, "абортларның куркынычсыз булуы" турында хәбәрләрне, "бала табу һәм бала тәрбияләүдән курку"ны аборт пропагандасы дип аңларга тәкъдим итә.

Депутатлар моңа йөкле хатын кызларны "түбәнсетүче сүзләр", "яралгы һәм карындагы бала – җанлы кеше булуын кире кагу"да керә дип саный.

Ә абортка этәрү дип депутатлар аерым алганда бала төшерергә "күндерү, тәкъдим итүне", йөкле хатын-кызга абортның уңай якларын сөйләүне саный. Бу җаваплылыкка хатын-кызның ире яки партнёры да тартылырга мөмкин.

Көмәнне медицина күрсәтмәләре белән төшерткән очракта, җаваплылык каралмаган.

Канунга ярашлы, русияләргә штраф күләме 5-10 мең сум, чит ил кешеләренә ике тапкыр күбрәк, җитмәсә аларны Русиядән сөрергә мөмкиннәр.

Вазифаи затларга 25-50 мең сум, юридик затларга 100-200 мең сум штраф каралган. Моннан тыш, мәхкәмә карары белән оешмаларның эшчәнлеген 90 көнгә туктатып торырга да мөмкиннәр.

"Российская газета" мәгълүматынча, Мордовия парламенты кабул иткән төзәтмәләрнең авторы – республиканың Иҗтимагый пулаты әгъзасы, "Спас" православ каналы алып баручысы Наталья Москвитина. Ул мондый штрафларның кирәклеген демографик күрсәткечләрнең начараюы, җирле халыкның күпләп күчеп китүе белән аңлата.

КПРФ вәкилләре әлеге төзәтмәләрне кабул итүгә каршы чыккан. Алар абортны чикләү яки аны тыю балалар тууны арттырмаячак дип саный.

Июль ахырында Татарстанда да йөклелекне өзәргә этәргән табибларга җәза бирергә тәкъдим иттеләр. Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец хатын-кызларны аборт ясарга күндергән табибларга штраф салырга яки аларны эштән алырга кирәк дип саный.

  • Моңарчы Ирина Волынец хосусый хастаханәләргә бала төшерүне тыярга кирәк дигән тәкъдим ясаган иде. Әмма Татарстанның хосусый клиникаларда бала төшертүне тыю тәкъдимен Русия думасында хупламадылар. Думаның гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре комитеты рәисе Нина Останина (КПРФ) әйтүенчә, абортларны мәҗбүри медицина иминияте полисы белән генә ясатуга калдырсалар да, "бу демографияне берничек тә яхшыртмаячак".
  • Шул ук вакытта "Бердәм Русия" аборт өчен дарулар алуны авырлаштырырга тәкъдим итә.
  • Росстат белешмәләреннән күренгәнчә, Русиядә туучыларның чагыштырмача дәрәҗәсе гыйнвардан июньгә кадәр 1000 кешегә 8,5 бала булган. Бу ил тарихындагы иң начар күрсәткеч дияргә була. Моннан да начаррагы бары тик 1999 елда гына теркәлгән, ул чакта туучылар саны 1000 кешегә 8,3 булган.
  • Күптән түгел Кремль үзе контролендә тоткан медиаларга Владимир Путин чорында балаларның аз туа башлаганы турында язуны тыя дип хәбәр ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG