Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Башкортстанда табиб хатын-кызларны Украинадагы сугышка мобилизацияләргә ниятлиләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Пруфы" сайты чыганагына таянып язуынча, бүген - 4 августта Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгында бу хакта киңәшмә үткәргәннәр. Киңәшмәдә каралган төп мәсьәләләрнең берсе – Башкортстанда табиб булып эшләүче хатын кызлар арасыннан ихтыяриларны Украинадагы сугышка җибәрү булган.

Бүген, 4 августта Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгында республиканың хәрби комиссариаты белгечләре катнашында ашыгыч киңәшмә үткән. Бу хакта моннан хәбәрдар булган чыганагына таянып "Пруфы" җиткерә. Киңәшмәдә каралган төп мәсьәләләрнең берсе – Башкортстанда табиб булып эшләүче хатын кызлар арасыннан ихтыяриларны (контрактчыларны) табып Украинадагы сугышка җибәрү булган.

Басма мәгълүматынча, бу сугышта алгы сызыкта медицина һәм шәфкать туташлары хезмәтен көчәйтүгә кагыла.

"Хатын-кыз табиблар, медицина хезмәткәрләре, шәфкать туташлары, фельдшерлар хәрби бурычлы булып санала һәм алар ир-атлар белән бертигез мобилизация чаралары кысаларында хәрби хезмәткә чакырыла ала. Хәзерге вакытта президентның өлешчә мобилизация турындагы фәрманы гамәлдә кала бирә. Аның тәмамлануы турында аерым фәрман булмаганга, аерым мобилизация чаралары үткәрелә ала", дип белдергән бу уңайдан басмага адвокат Роман Петров.

Бу уңайдан басма Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иткән, әмма анда басмага сорауларын рәсми хат итеп җибәрергә кушканнар. Әлегә җавап килмәгән.

  • Апрель ахырында Башкортстанда Украинадагы сугышка җибәрү өчен медицина ротасы төзүләре хәбәр ителгән иде. Медицина ротасына табиблар, шәфкать туташлары, инструкторлар, санитарлар һәм башкалар керәчәк диелде.
  • Былтыр декабрьдә Башкортстан фетнәчел Луһански "халык республикасы"ның Хрустальный (Красный луч) шәһәрендә, Украинага каршы сугышта катнашучы башкортстаннар өчен, 125 кешелек һоспиталь эшләтеп җибәргән иде.
  • Ул чакта Хрустальныйда Башкортстаннан 30лап медик эшләве әйтелде. Аерым алганда алар Украинага каршы сугышып яраланганнарның яраларын тегәләр, бәйлиләр, бактерияләргә каршы дәвалау уздыралар, авыртуларын басалар диелде.
  • Былтыр июль ае ахырында Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте республикага 1,5 меңләп табиб җитми дигән иде. Шул ук вакытта Русия Украинага сугыш башлап берничә көн узгач та, 1 мартта Башкортстанда Украинага җибәрергә дип медицина хезмәткәрләре җыюлары хәбәр ителде. Министрлык беркемне дә мәҗбүриләп җибәрмибез, бу ихтыяри дип ышандырды.
  • Башкортстан табиблары арасында ир-атларны мобилизация болай да урап узмады. Украинадагы сугышка алынган райондагы бердәнбер табиб-нейрохирургны , бердәнбер акушер-гинекологны кире кайтаруны сорап Радий Хәбировка мөрәҗәгатьләр булды.
  • Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен Башкортстанда мотоукчы полк, дистәдән артык хәрби төркем төзелде.
  • 31 июльдә, билгеле булганча, Башкортстанда Украинадагы сугыш өчен дип тагын бер батальон төзергә җыеналар. Радий Хәбиров сүзләренчә, Алмаз Сафин исемендәге батальон төзү тәкъдиме белән аңа Әлшәй районының "Боевое братство" ветераннар оешмасы мөрәҗәгать иткән. Тумышы белән Әлшәй районыннан булган 37 яшьлек Алмаз Сафин Украина сугышында һәлак булган иде. Үлгәч аңа Русия каһарманы исеме бирелде.
  • Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
  • Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 827 кеше һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG