Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Украинадагы сугышка җибәрергә Салават Юлаев исемендәге икенче батальон төзиячәкләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Анда 55 яшькә кадәр ирләрне алачаклары әйтелә.

Башкортстанда Украинадагы сугышка җибәрү өчен тагын бер Салават Юлаев батальоны төзергә булганнар. Бу хакта Салават Юлаев исемендәге башкорт махсус батальонының Telegram-каналында хәбәр ителә.

“Былтыр октябрьдә без сезнең белән бергә Салават Юлаев батальоны төзегән идек. Бүгенге көнгә кадәр ул “махсус хәрби операция”дә куелган бурычларны намус белән үти. Шул көннән безнең батальонга керергә теләгән ихтыярилардан шалтыратулар килә. Димәк, барысын да дөрес эшлибез. Кызганыч, без элек теләкләре булганнарның күбесен кабул итә алмадык. Хәзер безгә Салават Юлаев исемендәге 2нче батальон төзергә рөхсәт иттеләр” диелә хәбәрдә.

Анда 55 яшькә кадәр ирләрне алачаклары әйтелә. Батальон Росгвардиягә дә караячак.

Быел май ахырында Украина саклану министры Алексей Резник башкортларга мөрәҗәгать иткән иде. Ул сугышта үлгән башкортлар башкорт субъектлыгын һәм башкорт теле мәсьәләсен хәл итүгә ничек булыша дигән сорау бирде.

Башкортстан башлыгы әлеге мөрәҗәгатьне җаваплаганда бу сорауны игътибарсыз калдырды, аның каравы башкортларны сугышка җибәрүне үзенең бурычы дип атады. Хәзерге вакытта Башкортстаннан Украинага җибәрелгән "ихтыяри" батальоннар – соңгысы түгел, алар тулыланып торачак, дип тә белдерде.

Мәскәү Украинага каршы сугыш башлау сәбәпле, быел Башкортстанда беренче сыйныфка керә торган 589 баланың янында әтисе булмаячак. Хәбиров сугыштагыларның балаларын мәктәпкә "әтиләре урынына" Башкортстан шәһәр-районнары җитәкчеләренә озатырга куша.

  • Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен Башкортстанда мотоукчы полк, дистәдән артык хәрби төркем төзелде. Башкортстанның бу өлкәдә актив булуын сәясәт белгече Андрей Потылицын республика башлыгы Радий Хәбировның Кремльгә ярарга тырышуы һәм эшсезлек, фәкыйрьлек белән аңлата.
  • Июль ахырында билгеле булганча, Башкортстанда Украинадагы сугыш өчен дип тагын бер батальон төзергә җыеналар. Радий Хәбиров сүзләренчә, Алмаз Сафин исемендәге батальон төзү тәкъдиме белән аңа Әлшәй районының "Боевое братство" ветераннар оешмасы мөрәҗәгать иткән. Тумышы белән Әлшәй районыннан булган 37 яшьлек Алмаз Сафин Украина сугышында һәлак булган иде. Үлгәч аңа Русия каһарманы исеме бирелде.
  • Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
  • Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 865 кеше һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG