Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда юлчыларны ташучы ширкәтләр автобуслар искерде дип зарлана


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Казанда автобуслар еш ватыла башлаган, июль аенда гына 600 автобус ватылган. Көз җиткәч, шуның белән беррәттән яңа уку елы да башлангач, юлчылар саны артачак. Юлчыларга автобуслар да ватылып тоткарланырга мөмкин булуын исәпкә алып, өйләреннән иртәрәк чыгарга киңәш ителә.

Казандагы юлчыларны ташучылар автобус белән йөрүчеләр көздән башлап эшкә соңга кала башларга мөмкин, дип белдергән. Бу хакта "Татарстан-24" җиткерә.

Шәһәр халкына каядыр барганда автобусларның тоткарланырга мөмкин булуын да исәпкә алырга кушалар. Автобуслар еш ватыла, июльдә генә дә ун елдан артык кулланышта булган 600 автобус ватылып калды, дип белдерә Татарстан юлчы ташучылар берлеге. Көз көне яңа уку елы да башланганнан соң, юлчылар саны уртача 15-20 процентка артыр дип көтелә.

Берлек мәгълүматынча, Казандагы 263 автобус артык искергән һәм аларны алыштырырга кирәк.

  • Июль ахырында Татарстан автотранспорт оешмалары республиканың транспорт министрлыгыннан Казан автобусларына җилләткечләр куюны сорады. Быелгы эссе җәйдә Казанга килгән туристлар да, юлчылар да социаль челтәрләрдә автобусларда кондиционерлар булсын иде дип теләк белдерә, ди алар. Республиканың транспорт министрына Казан автобусына утырып карарга, “салондагы атмосфераны хис итеп, юлчыларның фикерләрен белешергә” тәкъдим иттеләр.
  • Татарстан автотранспорт ширкәте (АТП) ассоциациясе рәисе Сергей Темляков автобусларга җилләткечләр кую чыгымын транспорт министрлыгы капларга тиеш дигән иде. Әгәр бу юлчы ташучы ширкәтләр кесәсеннән чыгачак икән, юлда йөрү бәяләре артуына китерәчәк, ди ул. Бер автобуска кондиционер сатып алуның исә 700 мең сумга төшәчәге искәртелә.
  • Татарстан транспорт министрлыгы исә автобуска җилләткеч куйдыру өчен чыгымланырга ашкынып тормый кебек. Август башында министрлык Казанда яшәүчеләргә юл йөрү бәясен 30 процентка арттырып, кулланылыштагы автобусларга кондиционерлар куяргамы, яки аларны куймаска һәм юл йөрү бәясен элеккечә калдырыргамы, дигән сорау бирде. Кондиционер мәсьәләсен яңа автобуслар алган чакта хәл итеп бетерү дә тәкъдим ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG