Чаллыдагы "Ремдизель" оешмасы штурм төркемнәре өчен "Зубило" ныгытылган хәрби машинасы ясамакчы була. Бу хакта "Новости" агентлыгы җиткерә.
Ул сугыш кирәк-яраклары китерү, йөк һәм яралыларны ташу, радиостанцияләр белән квадрокоптерларга зарядка бирү кебек функцияләр башкара алачак, диелә.
Пилотсыз машинаны "Армия" форумында тәкъдим итмәкчеләр, чара 14-20 августта Мәскәү янындагы Кубинка шәһәрендә, РФ саклану министрлыгы ярдәме белән үтәчәк.
Форумда шулай ук "Ремдизель"нең "Титан" ныгытылган хәрби машинасы да тәкъдим ителәчәк.
"Ремдизель" оешмасына Чаллыда 1978 елда нигез салынган. Ул тәгәрмәчле ныгытылган машиналар уйлап табу һәм җитештерү белән шөгыльләнә.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу җиһазлар Русия коралларына "Герань-2" исеме белән кертелде.
- Июль башында "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube каналы Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшеренү чыгарган иде.
- "Протокол" чыганагының мәгълүматларына күрә, Иран белән килешү 115-130 миллиардка төшкән. Журналистлар сөйләвенчә, дроннар өчен кирәкле детальләрне китертү схемасы гаять гади: башта Иран продукциясе тутырылган очкыч Мәскәүгә, шуннан соң гына Түбән Камадагы "Бигеш" һава аланына очкан булса, хәзер инде очкычлар Ираннан турыдан-туры "Бигеш"кә оча.
- Ираннан китертелә торган детальләр тора-бара кимиячек дип көтелә: башта Иран корпусны китертүне туктатачак — аны җитештерү җиңел. Соңыннан электроника, GPS-модуль һәм 1990нчы еллар технологиясенә тиң процессорны китертүне туктатачаклар. "Протокол" аңлатканча, аларны AliExpressта сатып алырга җыеналар. Соңрак исә "Алабуга" двигательләрне дә үзе җитештерә башлаячак.
- Күптән түгел журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Шахед" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгел дип белдерде.
- Белгечләр Украина Алабугага кануни рәвештә һөҗүм итә алачак, Мәскәү Татарстанны махсус канга буярга тели ди. Шул ук вакытта Татарстанда өлешчә хәрби хәл кертелергә мөмкин, ФСБ Татарстанда диверсантларны тагын да активрак эзләячәк ди.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум