Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда мәхкәмә 75 яшьлек пенсионерны армияне "дискредитацияләүдә" гаепләп 100 мең сум штраф салган


Иглин районара мәхкәмәсе 75 яшьлек Зәйнулла Гаджиевны армияне "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапты (РФ ҖК 280.3 маддәсенең 1 өлеше) һәм 100 мең сум күләмендә штрафка хөкем итте.

Бу хакта мәхкәмә сайтында хәбәр ителә.

Эш материалына күрә, Гаджиев шушы елның 5 гыйнварында Вконтакте челтәрендәге "Башкирия Online" паблигында комментар язган. Аның төгәл нәрсә язганын мәхкәмәнең матбугат хезмәте ачыкламый.

Мәхкәмә утырышында Гаджиев гаепне тулысынча таныган һәм тикшерү үткәрмичә генә хөкем карары чыгаруга ризалык биргән.

Гаджиевка карата эш мәхкәмәгә 2 август тапшырылган, ә хөкем карары 9 август игълан ителгән.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты. Сугышка каршы чараларда катнашучыларга Русия армиясен "дискредитацияләү" һәм аның турында "фейклар" тарату турында яңа маддәләр нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачыла. Гаепләнүчеләргә 15 елга кадәр төрмә яный.
  • Асылда илдә хәрби цензура кертелде, ул массакүләм мәгълүмат чараларына сугышны дәүләт күзлегеннән тыш яктыртуны тыя.
  • Узган елның 22 декабрендә Русия президенты Владимир Путин Украинага басып керүне "махсус хәрби операция" урынына ниһаять сугыш дип атады. Моңа кадәр түрәләр 10 ай буена "махсус хәрби операция" дип килде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG