Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте" рәисе, Казан авиация институты (КНИТУ-КАИ) доценты Михаил Щегловны нәфрәт яки дошманлык уяту маддәсе нигезендә гаепле дип тапкан. Аны 12 тәүлеккә административ сакка алу турында карар чыгарылган.
Эш материалларына караганда, быел июньдә YouTube-та "Төбәкләр Русия бербөтенлеге өчен" (Регионы за единство России) каналында Зөя утрау шәһәрчеге турында видеосюжет чыккан. Анда шәһәр халкы җирле мәктәп һәм балалар бакчасы урнашкан бинаны Төркия бизнесменнарына сатуга каршы протест чарасы төшерелгән. Прокуратура әлеге роликны Михаил Щеглов ясаган дип саный.
Тикшерү фикеренчә, Щегловның кайбер сүзләрендә һәм аңа җавап бирүчеләр чыгышларында милләт һәм хәтта дин ягыннан дошманлык билгеләре бар.
Щеглов сүзләренчә, ул Зөядә яшәүчеләргә бары тик сораулар гына биргән, ә роликны башка кешеләр төшергән, монтажлаган һәм чыгарган. Ул үзенең "Төбәкләр Русия бөтенлеге өчен" дигән хәрәкәттә торуын таныган, ләкин әлеге материал интернетка аның белән килештерелми генә чыгарылуын белдергән.
Прокуратура вәкиле административ штраф белән генә чикләнүне сораган.
Щеглов мәхкәмә карарын шикаять итәргә җыена.
Михил Щеглов һәм аның "Урыс мәдәнияте җәмгыяте" Русиядә милли республикаларны бетерү яклы. Ул шулай ук республика мәктәпләрендә татар теле укытылуга да каршы чыгып килде.
2020 елда "Урыс мәдәнияте җәмгыяте" җитәкчесе коронавирус вакытында дини чараларга баруга чикләүләр кертүне "христианнарны кысырыклау" дип бәяләгән иде. Прокуратура кушуы буенча уздырылган экспертиза Щеглов сүзләрендә экстремизм бар дип тапты. Июль ахырында ул Административ кодексның 20.3.1 маддәсе нигезендә канун бозган дип табылды һәм 10 мең сум штраф түләүгә хөкем ителде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум