Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан республика һәм Луһански "халык республикасы" өчен яңа тарих дәреслеге сатып алган


Дәреслекләр
Дәреслекләр

Барлыгы 74 мең дәреслек турында сүз бара.

Дәреслекнең 72,2 меңе Башкортстан, ә ике меңе фетнәчел Луһански "халык республикасы" мәктәпләре өчен алынган. Бу хакта РБК-Уфа яза.

Республика мәктәпләргә Русия президенты ярдәмчесе Владимир Мединский һәм Русия фәннәр академиясенең гомум тарих институты фәнни җитәкчесе Александр Чубарьян дәреслеге, шулай ук 11нче сыйныф укучылары өчен МГИМО ректоры Анатолий Торкунов һәм Мединский язган дәреслекләрне алган.

Килешүгә күрә, бер дәреслекнең бәясе 502 сумнан 865 сумга кадәр. Дәреслекләр Башкортстанга 15 сентябрьгә, Луһанскига 30 октябрьгә кадәр китерелергә тиеш.

Быелдан укучылар тарих дәресендә Русиянең Украинага каршы сугышын Путин карашыннан чыгып өйрәнәчәк, барлык мәктәпләр дә бердәм програм нигезендә укытачак, балалар хәрби әзерлек узачак һәм хезмәткә тартылачак.
Мисал өчен анда Мәскәүнең Украинага каршы башлаган сугышы “махсус хәрби операция” дип атала, ә аның максаты – “Донбассны яклау һәм Русия иминлеген тәэмин итү” диелә. Шулай ук “Көнбатыш украин режимын акча һәм коралга күмде, ә Русиягә каршы канунсыз чикләүләр кертте”, дип язылган.

  • "Важные истории" 2022 елның июнь уртасына Русиянең кимендә 27 төбәге Украинадагы оккупацияләнгән районнарны "шефлыкка алачагын" игълан иткән дип язды.
  • Башкортстан Луһански өлкәсенең Хрустальный (Красный Луч) шәһәрен үз карамагына алды. Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев искәртүенчә, Башкортстан белән Красный Лучны аерым мөнәсәбәтләр бәйләп тора. Икенче дөнья сугышында бу шәһәр янында фашистлар һәм Башкортстанның кавалерия дивизиясе совет гаскәрләре арасында көчле сугышлар барган, аны генерал-майор Миңлегали Шәйморатов җитәкләгән. Шәйморатов Луһански өлкәсендә җирләнгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG